Чирмешәндә югалган әбинең мәетен таптылар
Өеннән чыгып югалган пенсионерны бер атна эзләделәр. Моңа район үзәге оешмаларыннан булышучылар, хәтта водолазлар җәлеп итсәләр дә, югалучыны озак таба алмадылар. Эзләүчеләр бары кичә генә Раиса Кабанованың мәетенә юлыкканнар.
Чирмешәннең Дзержинский урамындагы 13нче йортта яшәүче 78 яшьлек пенсионер 13 август көнне, кичке 6да өеннән чыгып киткән. Аның хәтере начар була....