Проблема бар
Чирмешәндә яшен модемнарны яндырган
10 август иртәсендә булган яшен район үзәгендә һәм авылларда шактый гына хуҗалыкларга зыян салып өлгерде. Көчле электр корылмасы кайберәүләрнең модем, телевизорларын, компьютер мониторларын яндырган.
-Минем үземә генә дә яшеннән соң биш-алты кеше җиһазларын ремонтка алып килде. Янган чыбыкларга - проводларга кадәр күрсәтүчеләр булды, - ди Чирмешәндә компьютерлар төзәтү остасы Олег....
10 август иртәсендә булган яшен район үзәгендә һәм авылларда шактый гына хуҗалыкларга зыян салып өлгерде. Көчле электр корылмасы кайберәүләрнең модем, телевизорларын, компьютер мониторларын яндырган.
-Минем үземә генә дә яшеннән соң биш-алты кеше җиһазларын ремонтка алып килде. Янган чыбыкларга - проводларга кадәр күрсәтүчеләр булды, - ди Чирмешәндә компьютерлар төзәтү остасы Олег.
Район электр элемтәсе челтәрләренә дә ярдәм сорап дистәләгән кеше мөрәҗәгать иткән. Яшен, нигездә, Интернет модемнарын сафтан чыгарган.
-Зыян күрүчеләр яшен вакытында җиһазларны розеткадан алмаган. Абонентларны Интернетка, телевидениега тоташтыраганда, яшен вакытында аларны электрдан өзеп торырга кирәклеген дә әйтәбез югыйсә. Якташларыбыз бу хакта онытмасын иде, - ди әлеге уңайдан район электр челтәрләре җитәкчесе урынбасары Михаил Наумов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев