Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәндә федераль эзләтүдә булган Башкортстан кешесе тоткарланган

01 Узган атнада районда янгыннар булмаган. 02 25 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр Чирмешән полиция бүлекчәсенә 30 хәбәр кергән, 3 җинаять эше кузгатылган. Үткән атнада район юлларында 3 юл-транспорт һәлакате теркәлә, аның берсендә бер кеше имгәнгән, ике авария матди зыян белән. Караклар "Юбилейный" боз сарае территориясендәге металлдан эшләнгән биш секция коймага...

01 Узган атнада районда янгыннар булмаган.

02 25 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр Чирмешән полиция бүлекчәсенә 30 хәбәр кергән, 3 җинаять эше кузгатылган.

Үткән атнада район юлларында 3 юл-транспорт һәлакате теркәлә, аның берсендә бер кеше имгәнгән, ике авария матди зыян белән.

Караклар "Юбилейный" боз сарае территориясендәге металлдан эшләнгән биш секция коймага кызыкканнар. Матди зыян 15 мең сум. Тикшерү бара.

Шешминка авылында өй каршында торган автомобиль багажнигыннан тапшырулар тартмасы урлана. Тикшерү барышында моны шушы авыл кешесе эшләгәнлеге ачыклана, кеше әйберенә кул сузучы үз гаебен тулысынча таный.

Чирмешәндә федераль эзләтүдә булган Башкортстан гражданины тоткарланган.

03 Шимбә, якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәменә тәүлеккә уртача 18 чакырту кергән.

Фельдшер Надежда Кузина хәбәр итүенчә, ОРВИ белән авыручыларга, көнкүрештә имгәнүчеләргә ярдәм күрсәтелгән. Чакыртуларның күбесе йөрәк-кан авырулары системасы белән чирләүчеләр янына булган.

04 Газ хезмәте слесарьлары газ исе килү, җиһазларын төзәтү һәм көйләү белән бәйле 50 заявка үтәгәннәр.

Безнең сайтта укыгыз:

Чирмешәнлеләр откан грантлар балаларга тотылачак

http://www.nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/17448

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан тоткарланган Башкортстан кешесе Чирмешәндә федераль эзләтүдә булган