Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәндә атналар буе почта таратылмый

Чирмешәндә газета-журналлар таратуда өзеклекләр еш була. Тынычлык, Курасанов һәм тагын берничә урамда инде икенче атна почта таратмыйлар икән. Ай чыгып бара, ә ут, су, газ өчен түләү квитанцияләре әле һаман юк, диләр кайберәүләр. Халык, борчылып, бу хакта редакциягә шалтырата башлады. Монда "Безнең Чирмешән" газетасы редакциясенең гаебе юк, газета график буенча...

Чирмешәндә газета-журналлар таратуда өзеклекләр еш була. Тынычлык, Курасанов һәм тагын берничә урамда инде икенче атна почта таратмыйлар икән.

Ай чыгып бара, ә ут, су, газ өчен түләү квитанцияләре әле һаман юк, диләр кайберәүләр.
Халык, борчылып, бу хакта редакциягә шалтырата башлады. Монда "Безнең Чирмешән" газетасы редакциясенең гаебе юк, газета график буенча чыгарыла.
Бу сорауга җавап эзләп, без кабат почта элемтәсе участогы начальнигы Любовь Фәтхетдиновага мөрәҗәгать иттек. Аның җавабы мондый:
-Безнең ике хат ташучы җитешми, шуңа матбугат басмалары, гомумән почта халыкка вакытында барып җитми. Бу участокларда почтаны хат ташучылар бүлешеп тарата. Якын көннәрдә берничә кешене эшкә кабул итәргә җыенабыз, килерә теләүчеләр бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы почта газетажурнал

2
X