Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәндә 15 наркоман исәптә тора

Авыл районында яшәсәк тә, район үзәк больницасының наркология кабинетында 15 наркоман исәптә тора. Шуларның берсе быел гына исәпкә куелган. Балаларыбызны наркотиклардан саклау - төп бурычыбыз. ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында үткән наркотикларга каршы комиссия утырышында да бу проблема күтәрелде. Соңгы өч елда гына да психотроп матдәләрнең 80 төре ачыкланган. Бу...

Авыл районында яшәсәк тә, район үзәк больницасының наркология кабинетында 15 наркоман исәптә тора. Шуларның берсе быел гына исәпкә куелган.

Балаларыбызны наркотиклардан саклау - төп бурычыбыз. ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында үткән наркотикларга каршы комиссия утырышында да бу проблема күтәрелде.
Соңгы өч елда гына да психотроп матдәләрнең 80 төре ачыкланган. Бу үләннәрне тартып - исереп, кәефләнәләр. Әлеге агуны да интернет аша гына юнәлтәләр. Таратучыларның сайтлары ябылса, алар яңасын ача икән.
Быел гына да республикада наркотиклар тарату белән шөгыльләнүче 23 канал ябылган. Составында наркотик матдәләр булган кыргый үсемлекләр үсүче 599 урын ачыкланган һәм юк ителгән. 357,9 килограмм наркотик әйләнештән алынган. 627 наркоман мәҗбүри дәвалануга җибәрелгән. 2014 елда наркоманнар тарафыннан 337 җинаять кылынган, шуларның 102се яшүсмерләр катнашында.
Яшүсмерләр арасында үткәрелгән тестлаштыру вакытында республикада 131 егет һәм кызның наркотик матдәләр куллануы ачыкланган.
-Без балаларыбызны бу яман чирдән, гадәттән сакларга тиеш. Быел районда балигъ булмаган 500 яшүсмер наркотик куллану-кулланмауга тикшерелгән. Бәхеткә, начар гадәтләре булган укучылар ачыкланмаган, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әкъдәс Шакиров.
Мәктәпләрдә укучылар арасында аңлату эшләре алып барырга, укытучыларны уку йортларында ук бу юнәлештә эшләргә өйрәтергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан больница наркотикларга – юк!