Наркотикларга – юк! тег белән яңалыклар
-
Кайда үлем саталар - хәбәр ит!
14еннән 25нче ноябрьгә кадәр районда наркотикларга каршы "Кайда үлем саталар - хәбәр ит!" Бөтенроссия акциясе уздырыла. (884396) 2-54-39 - ышаныч телефоны буенча шалтыратып, наркотикларның законсыз әйләнеше, аларны медицинага кагылышы булмаган хәлләрдә файдалану очраклары, наркотикларны әзерләү, таратуны һәм куллануны пропагандалаучы, балигъ булмаганнарны җинаятьчел эшчәнлеккә җәлеп итүче Интернет - сайтлар һәм кешеләр...
-
Татарстанда 27 яшьлек кызны 20 ел төрмә көтә
27 яшьлек кыздан 5 мең дозалык "синтетик" наркотик табып алганнар. Җинаятьчене хокук сакчылары сату өчен наркотик матдә әзерләгәндә тоткарлаган. Кыз наркотикларны күпләп сату белән шөгыльләнгән икән. Татарстаннан кала, күрше төбәкләргә дә тараткан. Үзе кулланмаган. Хәзерге вакытта ул сак астында. Бу гамәле өчен аңа 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный....
-
Чирмешәндә “Наркотикларсыз тормыш“ исемле акция старт алды
Республикада 25 майдан наркотикларга каршы "Наркотикларсыз тормыш" исемле акция старт алды. Әлеге акциянең максаты - наркотикларга тискәре караш тәрбияләү һәм аларның законсыз әйләнешен кисәтү. Бу чарада район мәктәпләре, мәдәният йортлары актив катнашты. -Акция барышында Чирмешән лицеенда барлык классларда да класс сәгатьләре үтте. Укучылар үз куллары белән ясалган, бәхет рецептлары язылган...
-
Чирмешәндә синтетик наркотиклар кулланучылар бар
Наркомания проблемасы табибларны, хокук саклау органнары хезмәткәрләрен, укытучыларны гына түгел, бар җәмгыятьне дә борчый. Соңгы вакытта ул дөнья буйлап таралды, хәтта эпидемиягә әйләндә дисәк тә була. Ел саен республикада наркотиклар кулланучы буларак 700дән артык кеше исәпкә куела, "передозировкадан" 300дән алып 400гә якын кеше үлә, нигездә, 16 яшьтән алып 29 яшкә...
-
Чирмешәндә 15 наркоман исәптә тора
Авыл районында яшәсәк тә, район үзәк больницасының наркология кабинетында 15 наркоман исәптә тора. Шуларның берсе быел гына исәпкә куелган. Балаларыбызны наркотиклардан саклау - төп бурычыбыз. ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында үткән наркотикларга каршы комиссия утырышында да бу проблема күтәрелде. Соңгы өч елда гына да психотроп матдәләрнең 80 төре ачыкланган. Бу...
-
Кырын эш барыбер беленә
Түбән Кармалка авылында наркотик куллануда шикле өч кеше тоткарланган. Ә районда өч наркоман яши. Кырын эш барыбер беленә. Наркотикларга каршы комиссиянең чираттагы утырышында да наркоманнар, наркотиклар әйләнеше һәм район территориясендә яшүсмерләргә спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке сатуны кисәтү буенча чаралар хакында сөйләштеләр. Россия Эчке эшләр министрлыгының "Чирмешән" муниципальара бүлеге хезмәткәрләре агымдагы...
-
Балаларны гына түгел, әти-әниләрне дә тәрбияләргә
Безнең районда 29 гаилә социаль куркыныч хәлдә. Аларда балаларны гына түгел, әти-әниләрне дә тәрбияләргә, дөрес юлга бастырырга кирәк. Исәптә торучы андый гаиләләр Бәркәтәдә, Шешминкада, Югары Кармалкада, Лашманда, Яңа Элмәледә, Чирмешәндә һәм башка авылларда да бар. Кайбер әти-әниләр законлы бурычларын төгәл үтәмиләр, тәртипсез тормыш рәвеше алып баралар, аракы белән еш дуслашалар....
-
Яшерә торган чир түгел
Районда 3 кеше, наркоман буларак, район үзәк больницасында исәптә тора. Әгәр ирек куйсаң, аңлату эшләре алып бармасаң, бу зәхмәт башка кайберәүләрне дә үз кочагына алырга мөмкин. Якын-тирәдә шәһәрләрнең күплеге безгә аеруча сак булырга куша. Җәйге чорда районыбызга кемнәр генә килми. Араларында наркотиклар яки башка ниндидер миңгерәткеч психотроп матдәләр татып караганнары...