Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән инспекторлары ут казалары чыкмасын дип тырыша

Районыбызның кайбер оешма, учреждениеләре биналарында запас керү-чыгу юллары үтәрлек түгел. Кайберәүләрдә янгын сүндергечләрнең срогы чыккан. Тикшерүчеләр биналарда электр үткәргечләренең ачык, изоляцияләнмәгән булуына да тап була. Шушындыйрак сәбәпләр аркасында зур бәхетсезлекләр килеп чыгарга мөмкин дә инде, диләр янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре. Райондагы янгын күзәтчелеге хезмәте белгечләре хәзер ике районда - Чирмешәндә һәм...

Районыбызның кайбер оешма, учреждениеләре биналарында запас керү-чыгу юллары үтәрлек түгел. Кайберәүләрдә янгын сүндергечләрнең срогы чыккан. Тикшерүчеләр биналарда электр үткәргечләренең ачык, изоляцияләнмәгән булуына да тап була. Шушындыйрак сәбәпләр аркасында зур бәхетсезлекләр килеп чыгарга мөмкин дә инде, диләр янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре.

Райондагы янгын күзәтчелеге хезмәте белгечләре хәзер ике районда - Чирмешәндә һәм күрше Яңа Чишмәдә янгыннар булдырмауны күзәтә. Бу эш яңа ел башыннан биш хезмәткәргә йөкләнгән.
-Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен санга сукмау ул - кеше гомере белән "уйнау" дигән сүз. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, больницаларда, предприятиеләрдә һәм башка объектларда эшләүче, укучы, тәрбияләнүче кешеләрнең куркынычсызлыгы безнең инспекторларның профессиональлегеннән, игътибарлылыгыннан, аларның кирәк вакытта таләпчәнлегеннән дә тора,- ди район янгын күзәтчелеге хезмәтенең баш белгече Андрей Фомин. -Ут чыгу - иң зур бәлаларның берсе. Карактан кала, уттан берни калмый диләр бит әле. Азмы районда үзләрнең битарафлыгы аркасында минутлар эчендә мал - мөлкәтләре көлгә әйләнүчеләр, утта пешүчеләр?
Инспекторларның эш юнәлешләре төрле. Алар янгын куркынычсызлыгы хакында халыкка аңлата, бу максатта район газетасы белән хезмәттәшлек итәләр. Балалар, мәктәпләр белән эшләп, бәйгеләр, викториналар үткәрәләр. Балаларны яклау көне уңаеннан район үзәгендә уздырылган чараларда малайлар һәм кызлар "пожарный" абыйлары оештырган ярышларда бик теләп катнаштылар. Кечкенә, аркага аса торган насостагы су белән ерактагы шәм утын сүндерү ярышы гына ни тора?!
Узган ел районның янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре районда 63 планлы тикшерү үткәргән. Ул объектларның җитәкчеләренә җитешсезлекләр хакында 20 кисәтү кәгазе бирелгән. Яңа ел алдыннан, сайлаулар вакытында да кешеләр күп җыела торган урыннарда янгын куркынычсызлыгы белән бәйле өстәмә тикшерүләр дә үткәрергә туры килгән. Болар - барысы да кешеләр хәвефсезлеге өчен эшләнә. Безнең инспекторларның районда янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләрендә мәктәпләр, балалар бакчаларына дәгъвалары сирәк була. Җитешсезлекләр беленсә, алар аны бик тиз төзәтеп куялар. Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында да ут белән бәйле бәла-казалар булдырмас өчен тырышалар.
-Кызганыч, тикшерүләр вакытында райондагы кайбер объектларның эвакуацион - запас юллары үтә алмаслыгына тап булабыз,- ди Андрей Фомин.- Кемдәдер янгын сүндергечләр(огнетушительләр) гамәлгә яраксыз, я аның срогы чыккан, я ул бөтенләй юк. Икенчеләрдә янгын сигнализациясе эшләми. Ничек урнаштырылган, шулай тора - белгечләрдән тиешле вакытында каратмыйлар, тикшертмиләр. Электр үткәргечләр дә ут чыгару чыганагы булырга мөмкин. Электр тартмаларына "жучок" куючылар бар. Ут казасы очрагында, су гидрантларына, бигрәк тә кыш көне, юллар булмый. Ә болар һаман да шул сүз - ут чыгарырга мөмкин, янгынны вакытында сүндерергә ирек бирми. Инспекторларыбыз андый хәлләрне булдырмас өчен тырыша да.
Янгын куркынычсызлыгына кагылышлы соруларын районыбыз халкы 2-59-14 номеры буенча шалтыратып бирә ала. Яки инспекторларның үзләренә, һәр атнаның сишәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә Чирмешәннең Титов урамында урнашкан биналарына килеп мөрәҗәгать итәргә мөмкиннәр. Ә янгын очрагында, өй телефоныннан - 01, ә кесә телефоныннан 112, 011 номерларын җыеп хәбәр итү кирәк.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан ут чыгу инспекторлар