Краснодардан Чирмешәнгә кадәр правасыз килеп җиткән йөртүчене инспекторлар “эләктергән”
Аның "Субару" машинасын безнең автоинспекторлар Кузай-Нурлат юл чатында, "Күтәмә борылышында" төнге бердә туктатканнар. Документларын тикшергәч, хуҗасының машина йөртү таныклыгы булмавы ачыклана.
Баксаң, исерек килеш юл-транспорт фаҗигасе ясаган 41 яшьлек ир-ат ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Шунысы шаккатмалы, ул Чирмешәнгә кадәр Краснодар шәһәреннән үк әнә шулай "права"сыз килеш...