Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Бәркәтә кибетендә аракыны тиешсез вакытта сатканнар

Райондагы сәүдә нокталарыннан узган җиде айда җан башына 6,3 литр алкоголь продукциясе (узган елда - 6,5) реализацияләнгән. Былтыр исерткечләр, шулай ук җан башына бүлгәндә, иң күбе Бәркәтәдә сатылса, быел анда әлеге саннар кимегән. Белгечләр моны бу якларда яңа нефть объектлары төзелешләре азаю белән бәйли. Ел башыннан иң күп алкоголь продукциясен...

Райондагы сәүдә нокталарыннан узган җиде айда җан башына 6,3 литр алкоголь продукциясе (узган елда - 6,5) реализацияләнгән. Былтыр исерткечләр, шулай ук җан башына бүлгәндә, иң күбе Бәркәтәдә сатылса, быел анда әлеге саннар кимегән. Белгечләр моны бу якларда яңа нефть объектлары төзелешләре азаю белән бәйли.

Ел башыннан иң күп алкоголь продукциясен Чирмешән кибетләре саткан (бу - зур кибетләр өлеше), җан башына - 10,3 литр, Күтәмәдә бер кешегә - 9,4 (нефть оешмалары "булыша"), Утыз Имәндә 8,7 литр исерткеч туры килә. Соңгысында алкоголь белән законсыз кәсеп итүчеләр юк. Ә менә Мордва Афонькәсендә җан башына иң аз күрсәткеч - 2 литр. Бу авылда аз эчәләр икән дигән сүз түгел, монда алкогольне законсыз сатучылар бар, диләр. 7 ай эчендә Шешминкада кибетләрдән җан башына - 2,1 литр, Ульяновкада 2,8 литр исерткеч сатылган.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Әһлиуллин әйтүенчә, кибетләрдән алкоголь сату кагыйдәләренең үтәлеше даими тикшерелә. Закон кичке 10нан иртәнге 10га кадәр аракы, шәраб, сыра сатуны тыя. Шушы кагыйдәне бозган өчен Бәркәтәдән шәхси кибет хуҗасына 4,5 мең сум штраф салганнар. Гомумән, хәзер кагыйдә бозучылар хакында интернет аша "Халык контроле"нә хәбәр итәргә мөмкин, тик бу уңайдан бездән андый язучылар булмаган. Полиция хезмәткәрләре законсыз әйләнештән 400 литрдан күбрәк алколголь продукциясе алганнар. Узган июль аенда мондый факт булмаган.

Узган җиде айда хәмер республикада 168 кешенең башына җиткән. Алкогольдән 421 кешенең агулануы мәгълүм. Алар арасында балигъ булмаган тугыз бала (Чаллы, Казан, Яшел Үзән шәһәрләреннән), пенсия яшендәгеләрнең дә булуы аяныч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән Бәркәтә кибет тиешсез вакытта сатканнар аракы