Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Бәркәтә авылында яшәүче ир-егет булмаган трактор өчен 200 мең сум түләгән

Якташыбыз интернет челтәрендәге "Авито" белдерүләр сайты аша трактор сатып алу хакында килешә. Транспорт чарасының еракта һәм арзан булуы да аңарда шик тудырмый. Новосибирскида яшәүче "сатучы" сайтта күрсәтелгән телефон номерына җавап бирә, үзе белән таныштыра һәм тракторны үзе китереп бирәчәген әйтә. Трактор алырга җыенучы, Чирмешәнгә барып, банкомат аша мошенникка 100 мең...

Якташыбыз интернет челтәрендәге "Авито" белдерүләр сайты аша трактор сатып алу хакында килешә. Транспорт чарасының еракта һәм арзан булуы да аңарда шик тудырмый. Новосибирскида яшәүче "сатучы" сайтта күрсәтелгән телефон номерына җавап бирә, үзе белән таныштыра һәм тракторны үзе китереп бирәчәген әйтә.

Трактор алырга җыенучы, Чирмешәнгә барып, банкомат аша мошенникка 100 мең сум акчаны күчереп тә куя. Бераздан алдакчы кабат райондашыбызга шалтырата, тракторны илтергә акча кирәк дип сорый. Мошенник хисабына тагын 100 мең күчә. Шуннан "сатучы" юкка чыга, телефоны да тотмый башлый. Алданган кеше полициягә гариза яза.

Мошенниклык гамәлләре турында даими искәртеп торуга карамастан, кызганыч, алдакчылар кармагына эләгүчеләр һаман очрап тора.

Полиция хезмәткәрләре тагын бер кат чирмешәнлеләрне сак булырга өнди. Мобиль телефоннарны, банк карталарын файдаланып алдау очраклары кабатланып тора. Соңгы вакытта интернет челтәре аша алдакчылар "ятьмәсенә" эләгүчеләр күп. Һәрвакыт аек акыл белән, ахырын уйлап эш итәргә, арзанлы товар тәкъдим итүчеләргә, шулай ук үзләрен социаль хезмәткәрләр, Пенсия фонды вәкилләре дип атаучыларга шикләнеп карарга кирәк. Мошенниклар тозагына эләгүдән сак булыгыз, телефон аша шик­ле кешеләр шалтыратса, иң элек мәгълүматның дөреслеген тикшерегез, 02 яки 2-54-48 телефон номерлары буенча полициягә шалтыратыгыз.

Автор фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

Югары Кәминкәдә инкубатор казлары "оча"

http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/18155

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Бәркәтә авыл Бәркәтә авылында яшәүче ирегет булмаган трактор өчен 200 мең сум түләгән