Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Аракыдан агуланучылар арасында хатын-кызлар да бар

Чаң сугарсың, чамасыз күп эчеп, яисә сыйфатсыз алкогольдән декабрь аенда гына да республикада 73 кеше агуланган, шуларның 24 се үлгән үк. Бер айда бит бу. Шөкер, безнең районда андый бәла теркәлмәгән. Үлүчеләрнең дүртесе хатын-кыз. Агуланучылар 30 яшьтән 60 яшькә кадәргеләр. Аларның күбесе эшсезләр икән. Бәхетсезлекләрнең сәбәбе шикле аракыда да, диләр....

Чаң сугарсың, чамасыз күп эчеп, яисә сыйфатсыз алкогольдән декабрь аенда гына да республикада 73 кеше агуланган, шуларның 24 се үлгән үк. Бер айда бит бу. Шөкер, безнең районда андый бәла теркәлмәгән.

Үлүчеләрнең дүртесе хатын-кыз. Агуланучылар 30 яшьтән 60 яшькә кадәргеләр. Аларның күбесе эшсезләр икән. Бәхетсезлекләрнең сәбәбе шикле аракыда да, диләр. Узган декабрь аенда полиция хезмәткәрләре безнең районда 26,7 литр шундый исерткечне законсыз әйләнештән алганнар. Бу, нигездә, 5 литрлы полиэтилен савытлардагы аракы, яки "Казахстан аракысы". Гомумән, ел буена контрафакт күләме - 1422 литр.
Районда төзелгән махсус комиссия, полиция хезмәткәрләре белән берлектә, алкоголь продукциясен сату өлкәсендәге законнарның үтәлеше буенча декабрь аенда 16 тикшерү үткәргән. Шуларның дүртесендә закон бозу очрагына тап булганнар.
-Кайдадыр алкогольле эчемлекләрне вакытыннан алда, я соң сатканнар. Исерткеч эчемлекләрне законсыз ташу, я башка кагыйдәләрне санга сукмау очраклары ачыкланган. Гаеплеләргә декабрь аенда җәмгысе 8 мең сум күләмендә штраф түләтүгә беркетмәләр төзелде, - ди Дәүләт алкоголь инспекциясенең райондагы белгече Лилия Мортазина.
Хакимият бу өлкәдә законсыз кәсеп алып баручылар эшчәнлегенә каршы халыкны да тартмакчы. Кибетләрдән исеркеч эчемлекләрне сатуда закон бозуларга юлыксаң, яки "астан" хәмер сатучылар хакында белсәң, интернет аша "Халык контроле"нә язарга тәкъдим ителә. Әгәр хәбәр расланса, мондый мәгълүмат ирештерүчеләрне бүләкләргә дә булганнар.
Сәүдә нокталарыннан алкоголь продукциясен сатуны ЕГАИС (Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгүлүмат системасы) аша да күзәтәчәкләр дип язган идек. Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Марат Әһлиуллин сүзләренчә, районда алкоголь сатучы 79 объект өчен дә мондый җиһазлар алынган, алар махсус сайтта теркәлү узган. Хәзер сәүдә нокталарында бу эшне көйләп җибәрү мөһим, моның өчен вакыт бирелгән.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аракы ЕГАИС системасы алкоголь продукциясен законсыз сату