ЕГАИС системасы тег белән яңалыклар
-
Яңа ел табынына шәраб сайлыйбыз: сыйфатлы продукциянең фальсификаттан дүрт аермасы
Кибет, ресторан һәм кафеда ялган продукциягә ничек юлыкмаска? Яңа елда бәйрәм кәефе бозылмасын дисәк, табындагы ризыкларның сыйфатлы булуын онытмаска кирәк. Сүз шулай ук исерткеч эчемлекләр хакында да бара. Сорау артуын сизеп, фальсификат җитештерүчеләр дә активлашты. Дәүләт тарафыннан аларга базарга юлны ябу өчен барлык чаралар күрелсә дә, җинаятьчеләр барыбер әмәлен таба....
-
Чирмешән районында алкогольдән агуланып 2 кеше вафат булган
Быел, узган ун айда, районда алкогольдән агуланып ике кеше вафат булган. Ә республикада мондый 222 очрак мәгълүм. Октябрь аенда гына да эчү аркасында Татарстанда 36 кеше фани дөньядан киткән. Иң аянычы, агуланучылар арасында хәтта ике айлык бала да бар. Аңа әнисе, озаграк йокласын дип, сөткә алкоголь кушкалап эчергән, ди. Ишетеп...
-
ЕГАИС системасы аракыдан агулануга чик куя
Республика буенча январь, февраль айларында, 60 көн эчендә, кырык кеше, көнаралаш диярлек бер кеше, алкогольдән агуланып үлгән (2015 елда - 352). Алар арасында яшүсмерләр дә булуы аяныч. Нигездә, халык этанол, метанол, билгесез спирт эчеп "яна" икән. Февраль аенда гына да Татарстанда алкоголь белән агуланып 18 кеше җан биргән. Моның сәбәбе...
-
Аракыдан агуланучылар арасында хатын-кызлар да бар
Чаң сугарсың, чамасыз күп эчеп, яисә сыйфатсыз алкогольдән декабрь аенда гына да республикада 73 кеше агуланган, шуларның 24 се үлгән үк. Бер айда бит бу. Шөкер, безнең районда андый бәла теркәлмәгән. Үлүчеләрнең дүртесе хатын-кыз. Агуланучылар 30 яшьтән 60 яшькә кадәргеләр. Аларның күбесе эшсезләр икән. Бәхетсезлекләрнең сәбәбе шикле аракыда да, диләр....
-
Чирмешән кибетләре ЕГАИСка тоташа
Районда алкоголь продукциясе сата торган 90 сәүдә объектының 34е ЕГАИСка тоташкан. Белгәнебезчә, республикада шушы яңа система аша алкоголь продукциясенең җитештерүчедән сатып алучыга кадәр юлын күзәтмәкчеләр. Бу - шикле аракыга да киртә куярга тиеш, диләр. Аның өчен, исерткечләр сатылучы кибетләрдә шешәләрдәге штрих-кодларны укып, мәгълүматны төп базага җибәрүче махсус җиһазлар урнаштыру зарур....
-
Чирмешәндә дә аракының ничек “акканын“ күзәтеп торачаклар
Татарстанда алкоголь продукциясе үтүче юлны тулысынча "төшереп", теркәп бармакчылар. Бу хакта бер язган идек инде, ЕГАИС дип аталуы автоматлаштырылган система ярдәмендә киләсе елдан хәмернең һәр шешәсе исәпкә алынырга тиеш була. Гади генә әйткәндә, заводларда, складларда, күмәртәләп сату нокталарында, кибетләрдә шешәләрдәге штрих-кодларны укый торган җайланмалар урнаштырыла. Аннан укылган мәгълүматлар исә төп...
-
Чирмешәндә дә ЕГАИС системасы гамәлгә кертелә
Этил спиртын, алкоголь һәм спиртлы продукция җитештерү, сату, аларны куллануны чикләү буенча федераль закон гамәлгә керә. 2016 елның 1 январена кадәр бу өлкәдә яңа системаны өйрәнеп өлгерү сорала. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә әлеге яңалыкка җитди әзерләнергә кирәклеге әйтелде. Яңа ел бәйрәменә, озын каникулларга кадәр чорда республика...