Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яшь артистларның тәүге спектакле

Чирмешән татар халык театры каршында оешкан яшьләр студиясе Илгиз Зәйниев әсәре буенча куелган "Ай кызы" музыкаль драмасын тәкъдим итте. Район мәдәният йортында күрсәтелгән премьераны байтак кеше карады. "Тамашачылар балалар уенын бик ошаттылар, - ди татар халык театры режиссеры Рушания Шакирова. - Яшь артистларыбыз - Чирмешән лицееның 10 класс укучылары (Регина...

Чирмешән татар халык театры каршында оешкан яшьләр студиясе Илгиз Зәйниев әсәре буенча куелган "Ай кызы" музыкаль драмасын тәкъдим итте.


Район мәдәният йортында күрсәтелгән премьераны байтак кеше карады. "Тамашачылар балалар уенын бик ошаттылар, - ди татар халык театры режиссеры Рушания Шакирова. - Яшь артистларыбыз - Чирмешән лицееның 10 класс укучылары (Регина Кәримова, Айнур Галләмов, Гөлназ Гарифуллина, Риназ Фатыйхов, Алинә Галимова, Илнар Моратов, Гүзәл Юнысова, Илгиз Назыйров, Гөлназ Абдуллина) бик тырыштылар, рольләрне җиренә җиткереп башкардылар.

Әлеге спектакльне тиздән Чистайда узачак балалар-яшүсмерләр театрлары фестивалендә күрсәтергә ниятлибез".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined мђдђният