Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яңа Элмәле мәдәният йортында ремонт озаккарак сузылган

Яңа Элмәле мәдәният йорты капиталь ремонтка ябылса да, авыл үзешчәннәре биредә халык иҗатының район фестиваленә әзерләнә. Мәдәният йортына узган елның февраленда төзүчәләр килгән. Дөрес, моңа кадәр бинаның түбәсен, тәрәзәләрне яңарткан булганнар. Хәзер, нигездә, эш эчке якта алып барылырга тиеш. Монда җылы, җылыткыч системасын ясаганнар, мәктәп котельныена тоташтырганнар. Шуның белән эш...

Яңа Элмәле мәдәният йорты капиталь ремонтка ябылса да, авыл үзешчәннәре биредә халык иҗатының район фестиваленә әзерләнә.


Мәдәният йортына узган елның февраленда төзүчәләр килгән. Дөрес, моңа кадәр бинаның түбәсен, тәрәзәләрне яңарткан булганнар. Хәзер, нигездә, эш эчке якта алып барылырга тиеш. Монда җылы, җылыткыч системасын ясаганнар, мәктәп котельныена тоташтырганнар. Шуның белән эш тукталган. Ут та әлегә тамаша залында гына бар. Авылның үзешчән артистлары шунда җыелышып, репетицияләр үткәрәләр икән.

-Яңа ел бал-маскарадын 30 декабрьдә мәктәп спорт залында оештырдык, ә 31 декабрьдә урамда мәдәният йорты алдында дискотека булды, -ди мәдәният йорты директоры Александра Ильдирякова. - Бу көннәрдә смотрга әзерләнәбез, быел 11 концерт номеры тәкъдим итәргә ниятлибез. Билгеле, ремонт уңайсызлыклар тудыра, ләкин концертта сынатмаска тырышырбыз, елдагыча яхшы чыгыш ясарбыз дип өметләнәбез.

Сүз уңаеннан, 2017нче елны районда байтак мәдәният йорты яңа төс алды. Югары Кармалка һәм Андреевка авылларында яңа мәдәният йортлары төзелде, Әмир һәм Югары Чегодай авылларының мәдәният учреждениеләрендә, район мәдәният йортында капиталь ремонт үткәрелде. Якын көннәрдә Кара Чишмә мәдәният йорты да ремонттан соң кабат ишекләрен ачарга тиеш. Агымдагы елда да мәдәният йортлары игътибарсыз калмас, быел төзүчеләрне Ивашкино һәм Түбән Чегодай авылларында көтәләр.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Яңа Элмәле озаккарак сузылган мәдәният йортында ремонт