Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Лашман моңлы сандугачы белән хушлашты

Лашманның моңлы сандугачы, халык җырлары, мөнәҗәтләр башкару остасы, күпсанлы район, республика һәм Россиякүләм конкурслар җиңүчесе Наҗия Шәмсетдин кызы Талипова санаулы көннәр генә чирләп, көтмәгәндә бакыйлыкка күчте. Наҗия апа гыйлемле, дини гаиләдә тәрбия алгангамы, артык тыйнак булгангадырмы, яшьтән үк үз сәләтен күрсәтергә ашыкмады. Югыйсә Россиянең атказанган артисты Наил Шәйхетдиновның бертуган апасы...

Лашманның моңлы сандугачы, халык җырлары, мөнәҗәтләр башкару остасы, күпсанлы район, республика һәм Россиякүләм конкурслар җиңүчесе Наҗия Шәмсетдин кызы Талипова санаулы көннәр генә чирләп, көтмәгәндә бакыйлыкка күчте.

Наҗия апа гыйлемле, дини гаиләдә тәрбия алгангамы, артык тыйнак булгангадырмы, яшьтән үк үз сәләтен күрсәтергә ашыкмады. Югыйсә Россиянең атказанган артисты Наил Шәйхетдиновның бертуган апасы бит ул. Тәүге тапкыр сәхнәгә аяк басуы да олыгайгач, Наил энесенең юбилеена баргач кына гамәлгә аша. Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт театры сәхнәсендә ул яраткан энесен тәбрикләп җыр суза. Ни гаҗәп, Казан тамашачысы чәчләренә чал кергән авыл апасын аягүрә басып алкышлый. Шуннан Наҗия апа өчен яңа тормыш башланды.
Ул башта район смотрында катнашып җиңү яулады, аны күреп алып республикакүләм чараларга да чакыра башладылар. Билгеле инде, авыл мәдәният йортында аның катнашыннан башка бер генә концерт та узмагандыр. Ул сәхнәгә чыкмаса, авылдашлар: "Наҗия апа кая, Наҗия апа җырласын!" дип сорыйлар иде.
Якты дөньялардан һич кенә дә шулай тиз китәрмен дип уйламады ул. Берничә көн район үзәк больницасында ятып чыкты, шунда да палатадашлары: "Бу апа безне җыр белән дәвалый, мөнәҗәтләр әйтеп тынычландыра", - дип рәхмәт әйттеләр.
Кызганыч, язмыштан узмыш юк шул. Наҗия апабызны соңгы юлга озатышырга бик күп халык җыелды. Читтән кайтучы туганнары, кардәшләре, иҗатташ дуслары - район мәдәният йортының "Умырзая" коллективы, лашманлылар, мәчет картлары, күршеләре - барысы да бик авыр кичерде бу югалтуны. Урының оҗмахта булсын, Наҗия апа! Син һәркайсыбызның хәтерендә тынгысыз, эчкерсез, моңлы, нурлы кеше булып мәңге сакланырсың.
Мәдинә Талипова,
Тәслия Морадыймова.
Лашман авылы.
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лашман Наҗия Талипова мөнәҗәтләр

2
X