Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәннең “Умырзая” ансамбле гастрольләргә чыкты

Район мәдәният йорты каршындагы "Умырзая" ансамбленең Түбән Чегодайда һәм Әмирдә узган концертларын тамашачылар бик җылы кабул иттеләр, алкышларын кызганмадылар. -Инде Түбән Кәминкәгә барырга планлап торабыз, - ди коллективның җитәкчесе, район мәдәният йорты хореографы Рәхилә Шакирова.- Аннан соң күрше Яңа Чишмә һәм Шентала районнары авылларында да чыгыш ясарга ниятлибез. Бүген безнең...

Район мәдәният йорты каршындагы "Умырзая" ансамбленең Түбән Чегодайда һәм Әмирдә узган концертларын тамашачылар бик җылы кабул иттеләр, алкышларын кызганмадылар.

-Инде Түбән Кәминкәгә барырга планлап торабыз, - ди коллективның җитәкчесе, район мәдәният йорты хореографы Рәхилә Шакирова.- Аннан соң күрше Яңа Чишмә һәм Шентала районнары авылларында да чыгыш ясарга ниятлибез. Бүген безнең ансамбль өч сәгатькә якын концерт программасы белән чыгыш ясый ала. Репертуарыбызда 30га якын концерт номеры, хореграфик композицияләр, эстрада һәм фольклор җырлар, аерым җырлаучылар да бар. Проблемабыз бар: ансамбльгә бүген гармунчы ир-егетләр кирәк. Районыбызда сәләтле кешеләр бик күп, бәлки кемдер безгә кушылырга теләк белдерер.

Ансамбль төрле яшьтәге, төрле оешмаларда хезмәт куючы 17 кешене берләштерә.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Умырзая Ансамбль гастрольләргә чыкты