Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәндә “Йолдызлык” ның икенче турына әзерлек бара

Районда "Йолдызлык-Созвездие" яшьләр эстрада сәнгате республика фестиваленең беренче - сайлап алу туры төгәлләнде. Фестиваль концертлары 16 авылда узган, аларда 600дән күбрәк бала катнашкан. Барлыгы 426 концерт номеры тәкъдим ителгән, 197се икенче турга сайлап алынган. -Быел "Йолдызлык" концертлары беренче тапкыр авылларда оештырылды , -ди район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, җюри рәисе...

Районда "Йолдызлык-Созвездие" яшьләр эстрада сәнгате республика фестиваленең беренче - сайлап алу туры төгәлләнде.

Фестиваль концертлары 16 авылда узган, аларда 600дән күбрәк бала катнашкан. Барлыгы 426 концерт номеры тәкъдим ителгән, 197се икенче турга сайлап алынган.

-Быел "Йолдызлык" концертлары беренче тапкыр авылларда оештырылды , -ди район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, җюри рәисе урынбасары Әлфия Закирова.- Шуңа карамастан, күпчелек концертлар югары дәрәҗәдә узды. Укытучылар, тәрбиячеләр, клуб хезмәткәрләре искиткеч зур күләмдә эш башкарганнар. Әйтик, Ивашкино авыл җирлегендә узган концертта 91 бала катнашты, Ульяновка авыл җирлегендә 34 концерт номеры карадык, аларның барысы да диярлек икенче этапка узды. Бәркәтәдә җирле артистлар һәм туймәтлеләр чыгыш ясады. Биредә дә балаларның чыгышын рәхәтләнеп карадык, зал бизәлеше аерым мактауга лаек. Түбән Кармалканы да билгеләп үтәсе килә, биредә 25 бала бик матур концерт күрсәттеләр.

Фестивальнең икенче - сайлап алу туры гыйнварда дүрт зонада узачак, аннан соң, февральда район үзәгендә гала-концерт булырга тиеш. Җиңүчеләр март аенда Чистайда "Йолдызлык"ның зона турында район данын яклаячаклар.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined йолдызлык Безнең районда