Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәндә яшь талантларны барладылар, “Йолдызлык-Созвездие” фестиваленең район турын йомгакладылар

Балалар сәнгать мәктәбендә "Йолдызлык - Созвездие" республика фестиваленең район туры җиңүчеләре катнашында гала - концертта һәм лауреатларны, дипломантларны бүләкләү тантанасында йөзләгән бала, тамашачылар да катнашты. Гомумән, бәйгенең авылларда узган беренче сайлап алу турында барлыгы 600дән күбрәк бала чыгыш ясаган, 450 концерт номеры тәкъдим ителгән. Аларның 50сен тамашачылар гала-концертта күрә алдылар....

Балалар сәнгать мәктәбендә "Йолдызлык - Созвездие" республика фестиваленең район туры җиңүчеләре катнашында гала - концертта һәм лауреатларны, дипломантларны бүләкләү тантанасында йөзләгән бала, тамашачылар да катнашты.


Гомумән, бәйгенең авылларда узган беренче сайлап алу турында барлыгы 600дән күбрәк бала чыгыш ясаган, 450 концерт номеры тәкъдим ителгән. Аларның 50сен тамашачылар гала-концертта күрә алдылар. Мөгаен, балалар сәнгать мәктәбе бинасында мондый матур, югары дәрәҗәдәге концерт беркайчан да булмагандыр. Районыбызда талантлы, җыр-биюгә, нәфис сүзгә сәләтле балалар искиткеч күп икән, бары аларны күрә белергә, әзерләргә, көчләренә ышаныч тудырырга кирәк. Ә бу яктан инде мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре, коллективлар җитәкчеләре һәм, билгеле, ата-аналар бик тырышканнар. Чыгышларның сыйфаты, затлы киемнәр, югары артистлык турында сөйләп бетерә торган түгел.

Район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин фестивальдә катнашучыларны сәламләп, балалар белән актив эшләгәннәре өчен, остазларга, һәм иҗади яктан үсәргә ярдәм иткән әти-әниләргә рәхмәт әйтте һәм концертның ихтирам кунагы -ТР "Созвездие-Йолдызлык" иҗади талантлы балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү республика үзәге директоры, Россиянең театр эшлеклеләре Берлеге әгъзасы, "Созвездие-Йолдызлык" фестивале генераль продюсеры Дмитрий Тумановка да хөрмәтен белдереп, аңа истәлек бүләге тапшырды.

Җюрига җиңүчеләрне билгеләү бик авыр булгандыр, чөнки сәхнәгә чыгучыларның һәрберсе беренче урынга лаек иде кебек. Һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде. Яшь артистлар арасыннан җиңүчеләрне "Аерым җыр башкару", "Җыр ансамбльләре", "Хореография" һәм "Конферанс" номинацияләре буенча билгеләделәр.

Җиңүчеләргә бүләкләрне Дмитрий Туманов һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин бергәләп тапшырдылар.

-Искиткеч тамаша. Чирмешән районы талантларга бай төбәк. "Созвездие - Йолдызлык" фестиваленда элек чыгыш ясаган якташларыгыз бүген инде республикада да танылган җырчылар. Бүген дә балаларның чыгышын тыңлап ләззәтләндек, - дип билгеләп үтте Дмитрий Александрович.

Дмитрий Туманов концертны алып барган Альмир Жораев һәм сценарий авторы , тамашаның режиссеры Әлфия Закирова адресларына да мактау сүзләре җиткерде.

Чирмешәннән Анна Иванова (җитәкчесе -Әлфия Закирова) һәм Ульяновкадан "Жемчужинка" вокаль ансамбле (җитәкчесе -Вера Ломоносова) Гран -прига лаек булдылар.

"Вокал - соло", кече төркем (кызлар)

1 урын-Нурсулу Зайцева (Ульяновка), Екатерина Ломоносова (Сосновка);

2 урын-Розалина Фәтхетдинова, Асылъяр Газыймова (Югары Кәминкә), Динара Хәмитова (Чирмешән), Зәринә Җиһангирова (Туймәт);

3 урын- Зәлидә Кәримова, Ләйлә Гайнуллина (Чирмешән);

Вокал-соло, урта төркем (кызлар)

1 урын- Гөлназ Хөснуллина (Бәркәтә), Эвелина Хамидуллина (Чирмешән);

2 урын-Алсу Сәлахова (Чирмешән), Мәликә Галимова (Чирмешән);

3 урын-Анжелика Чизракова (Лашман).

Вокал- соло, өлкән төркем (кызлар)

2 урын- Ләйсән Насыйбуллина (Иске Кади);

3 урын- Алинә Зыятдинова (Лашман).

"Вокал - соло", кече төркем (малайлар)

2 урын-Моратбек Иранов (Бәркәтә), Иван Чупашов (Чирмешән, кадетлар мәктәп-интернаты).

Вокал-соло, урта төркем (малайлар)

1 урын-Рәзил Мәгъсумов (Чирмешән).

2 урын-Динар Мостафин (Кара Чишмә).

Вокал- соло, өлкән төркем (егетләр)

1 урын- Айнур Газизов (Лашман);

2 урын- Нияз Суфиянов (Иске Үтәмеш);

3 урын- Рүзәл Мусин (Түбән Кәминкә).

Конферанс, кече төркем

1 урын- Рәлинә Шәмсетдинова (Югары Кәминкә), Асель Гыйниятуллова (Чирмешән);

2 урын- Милена Манукян, Ленар Зәйнуллин, Ислам Нургатин, Лиза Афанасьева, Ясминә Гарифуллина (Чирмешән);

3 урын-Серафима Ефимова (Әккәрәй).

Конферанс, урта төркем

1 урын-Сергей Тузилов, Айнур Ганиев, Ильмир Мөхәммәтшин (Чирмешән);

2 урын-Сабина Зәйнуллина, Данила Митякин, Анна Осипова (Чирмешән);

3 урын-Лилия Гатина (Кармыш), Герман Селиванов, Рөстәм Гафуров (Чирмешән).

Конферанс, өлкән төркем

1 урын- Айсылу Гафурова (Чирмешән);

Хореография, кече төркем

1 урын- "Аленушка" балалар бакчасы коллективы (Әккәрәй);

2 урын-"Бусинки" бию коллективы (Чирмешән, "Каенкай" балалар бакчасы);

3 урын- "Ромашка" балалар бакчасының бию коллективы (Чирмешән).

Хореография, урта төркем

1 урын-"Задоринки" бию коллективы (Әккәрәй);

2 урын-"Шатлык" бию коллективы (Иске Кади);

3 урын-"Счастливчики" бию коллективы (Чирмешән), Ивашкино урта мәктәбенең бию коллективы.

Хореография, өлкән төркем

1 урын-"Жемчужинки" бию коллективы (Ивашкино);

2 урын-"Росинки" бию коллективы (Ульяновка);

Вокаль ансамбльләр, кече төркем

1 урын-"Сосновские соловушки" ансамбле (Сосновка);

Вокаль ансамбльләр, урта төркем

2 урын-"Шатлык" ансамбле (Иске Кади); "Вдохновение" (Чирмешән).

Күбрәк фото:

Чирмешәндә "Йолдызлык" фестиваленең гала-концерты узды (ФОТОРЕПОРТАЖ 1нче өлеше)

Чирмешәндә "Йолдызлык" фестиваленең гала-концерты узды (ФОТОРЕПОРТАЖ 2нче өлеше)

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән фестиваленең район турын йомгакладылар ЙолдызлыкСозвездие барладылар яшь талантларны