Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәндә Казан артистлары биеде

Осталар шул, бөтен эшне чын сәнгатьчә башкаралар, хәтта чалгыга сугып та матур көй чыгаралар. Баскан урыннарында ут уйнаталар. Чирмешәндә татар дәүләт фольклор музыка ансамбле килеп, кабат тамашачыларның күңелен яулады. -Сездә инде өченче тапкыр булуыбыз, - диде ансамбльнең җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов. - Мәдәнияткә хөрмәтле икәнегезне беләбез. Район җитәкчесе Наил Зарипов чакыргач,...

Осталар шул, бөтен эшне чын сәнгатьчә башкаралар, хәтта чалгыга сугып та матур көй чыгаралар. Баскан урыннарында ут уйнаталар. Чирмешәндә татар дәүләт фольклор музыка ансамбле килеп, кабат тамашачыларның күңелен яулады.

-Сездә инде өченче тапкыр булуыбыз, - диде ансамбльнең җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов. - Мәдәнияткә хөрмәтле икәнегезне беләбез. Район җитәкчесе Наил Зарипов чакыргач, ашкынып килдек.
Инде унбиш ел сәхнә тотучы, ил һәм дөнья буйлап татар моңын, татар мәдәниятен, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны пропагандалаучы коллектив район үзәгенең Яшьләр мәйданында концерт күрсәтте. Салкынчарак кичне алар дәртле биюләре белән җылыттылар, шул ук артистлар төрле музыка уен коралларында да: скрипкада, баянда, курайда да көйләр яңгыраттылар.
Сәхнәне дер селкеттеләр, түзмичә, тамашачылар янына килеп тә биеделәр. Район башлыгы Наил Зарипов ансамбльгә бу эчтәлекле, матур, дәртле чыгышлары өчен рәхмәтен ирештерде, халыкка хезмәт итүдә яңа уңышлар теләде. Чирмешәнлеләр Айдар Фәйзрахмановка һәм аның бердәм коллективына кайнар алкышлар аша зур бәя куйдылар.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан