Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешән районында “Йолдызлык – Созвездие” фестивалена старт бирелде

Шушы көннәрдә район авылларында "Йолдызлык-Созвездие" яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең сайлап алу турлары бара. -Мөгаен, һәр бала бу фестивальда катнашырга хыялланадыр, - ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова. - Быел без да андый мөмкинлек бирәбез. "Йолдызлык" фестиваленең беренче, сайлап алу турын авылларда ук уздырабыз. Мондый...

Шушы көннәрдә район авылларында "Йолдызлык-Созвездие" яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең сайлап алу турлары бара.

-Мөгаен, һәр бала бу фестивальда катнашырга хыялланадыр, - ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова. - Быел без да андый мөмкинлек бирәбез. "Йолдызлык" фестиваленең беренче, сайлап алу турын авылларда ук уздырабыз. Мондый чараларда катнашу балаларда үз-үзләренә ышаныч арттыра, тәҗрибә тупларга ярдәм итә.

Беренче концерт Лашманда узган. Анда Лашман һәм Әмир авылларыннан 50 бала катнашкан, 22 концерт программасыннан 11се район турына сайлап алынган.

-Бик яхшы чыгышлар булды, - ди район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, җюри әгъзасы Әлфия Закирова. - Бәйгедә балалар бакчалары да, мәктәп укучылары да актив катнаштылар. Сәләтле балаларыбыз искиткеч күп. Тәрбиячеләр, укытучылар тырышканнар. Аерым номерлар да булды, ансамбльләр дә чыгыш ясады. Дөрес, вак-төяк җитешсезлекләр дә бар, ләкин аларга әллә ни игътибар бирмәдек. Иң мөһиме -балаларның актив катнашуы һәм талантларын күрсәтүләре.

Яшьләр һәм спорт бүлеге фотолары

Безнең сайтта укыгыз:

Күзең төшсә үги кызыңа... (булган хәл)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районында бирелде фестивалена старт Йолдызлык – Созвездие