Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешән музеенда Габдулла Тукайга багышланган күргәзмә ачылды

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның юбилеен туган як тарихы музеенда да билгеләп үттеләр. "Тукай безнең күңелләрдә" исемле күргәзмә янында, әдип турында истәлекләр, әсәрләренә багышлап эшләнгән экспонатлар, балалар рәсемнәре урын алган залда язучының шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Әлеге чарада Утыз Имән мәктәбе укучылары, "Ландыш", "Чишмәкәй" балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйлар...

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның юбилеен туган як тарихы музеенда да билгеләп үттеләр.

"Тукай безнең күңелләрдә" исемле күргәзмә янында, әдип турында истәлекләр, әсәрләренә багышлап эшләнгән экспонатлар, балалар рәсемнәре урын алган залда язучының шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады.
Әлеге чарада Утыз Имән мәктәбе укучылары, "Ландыш", "Чишмәкәй" балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйлар катнашты. Балалар бик теләп әдип иҗатына багышланган сорауларга да җавап бирделәр.
Күргәзмәгә тәкъдим ителгән 40лап эш арасыннан иң яхшы рәсем ясаучыларга бу чарада бүләкләр дә тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Күргәзмәләр Габдулла Тукай