Габдулла Тукай тег белән яңалыклар
-
Чирмешән музеенда Габдулла Тукайга багышланган күргәзмә ачылды
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның юбилеен туган як тарихы музеенда да билгеләп үттеләр. "Тукай безнең күңелләрдә" исемле күргәзмә янында, әдип турында истәлекләр, әсәрләренә багышлап эшләнгән экспонатлар, балалар рәсемнәре урын алган залда язучының шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Әлеге чарада Утыз Имән мәктәбе укучылары, "Ландыш", "Чишмәкәй" балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйлар...
-
Тукайны онытмыйбыз
26 апрель көнне Габдулла Тукайның бөеклегенә, талантлы шагыйрь булуына кабат инандык. Яшьләрнең ял итү үзәге каршында оештырылган шигърият бәйрәмендә Тукайның гомер юлы, иҗаты турында сөйләделәр, җырлар, шигырьләр башкардылар. Үзешчән артистлар, мәктәп укучылары чыгышын дистәләп кеше тамаша кылды. Бәйрәм азагында бар да бергә "Туган тел"не җырладылар.