Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешән музеена Тукай “Шүрәлесе“ килгән

Район үзәгендәге туган як тарихы музеенда Тукай иҗатын барладылар. Монда оештырылган чарада балалар башкаруында әдипнең шигырьләре, җырлары яңгырады. Күргәзмәдәге яшь рәссамнар эшләре дә - үзе бер тамаша. Кулын кыстырган Шүрәле, алтын тарак даулаучы Су анасы, ялкау Акбай... Балалар сәнгать мәктәбе һәм 1 нче Чирмешән мәктәбе укучылары Габдулла Тукай әсәрләренең персонажларын...

Район үзәгендәге туган як тарихы музеенда Тукай иҗатын барладылар. Монда оештырылган чарада балалар башкаруында әдипнең шигырьләре, җырлары яңгырады. Күргәзмәдәге яшь рәссамнар эшләре дә - үзе бер тамаша.


Кулын кыстырган Шүрәле, алтын тарак даулаучы Су анасы, ялкау Акбай... Балалар сәнгать мәктәбе һәм 1 нче Чирмешән мәктәбе укучылары Габдулла Тукай әсәрләренең персонажларын карандашлар, буяулар белән кәгазьгә төшергән. Җитмешләп шундый рәсемне күргәч, сөенеп куясың. Ни дисәк дә, беләләр балалар Тукайны. Өстәвенә, чарада татарлар гына түгел, рус, чуваш, мордва балалары да кем русча, кем татарча бик матур итеп әдипнең шигырьләрен сөйләп бирделәр.

Рәсемнәргә бәя биргән жюри исә өченче һәм дүртенче сыйныф укучылары Даша Султанова, Виктория Баляева, Сергей Кобылин эшләрен иң яхшылар дип тапты. Аларның мондый иҗат җимешләре киләчәктә әле тагын булыр, чөнки музейда эшләүче абый, апалары аларга яңа буяулар бүләк итте. Кем белә, киләчәктә Фәйзелхак Вилданов кебек рәссам да чыгар үзләреннән. Әлеге остаз күргәзмәгә Тукай иҗатына кагылышлы үз эшләрен дә алып кергән.

Марат Гомәров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined