17-18 мартта Болгар шәһәрендә узачак "Йолдызлык-Созвездие" балалар иҗаты фестивалендә безнең районнан да 40ка якын бала катнашачак.
Безнекеләр "Конферанс", "Хореография", "Вокал-соло" номинацияләрендә чыгыш ясарга җыеналар. Фестивальдә балалар сәнгать мәктәбеннән "Бәхетле балачак" хореография коллективы һәм җыр башкаручылар: Снежана Иляева, Алсу Сәлахова, Камилла Әбдевәлиева, район мәдәният йортыннан конферанслар: Айсылу Гафурова һәм Реназ Минханов,...
17-18 мартта Болгар шәһәрендә узачак "Йолдызлык-Созвездие" балалар иҗаты фестивалендә безнең районнан да 40ка якын бала катнашачак.
Безнекеләр "Конферанс", "Хореография", "Вокал-соло" номинацияләрендә чыгыш ясарга җыеналар. Фестивальдә балалар сәнгать мәктәбеннән "Бәхетле балачак" хореография коллективы һәм җыр башкаручылар: Снежана Иляева, Алсу Сәлахова, Камилла Әбдевәлиева, район мәдәният йортыннан конферанслар: Айсылу Гафурова һәм Реназ Минханов, җырчылар: Гөлназ Гатина, Айнур Галләмов, Рузилә Булатова, Иске Кади мәктәбеннән Айназ Камалов, Илсөя Камалова, Ләйсән Насыйбуллина, Марсель Шәрәфиев һәм 1нче Чирмешән мәктәбеннән Гөлназ Гатауллина чыгыш ясаячак.
Нет комментариев