Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бер мәктәптән – икешәр документ

Быел Чирмешәндәге балалар сәнгать мәктәбен 51 укучы тәмамлады. Мәктәпнең 27 еллык тарихында бу - иң зур чыгарылыш. Белем йортын тәмамлаучыларга тантаналы бәйрәм оештырып, таныклыклар тапшырдылар. Чыгарылыш сыйныф укучылары арасында иң күбе-биючеләр: хореография бүлеген 26 егет һәм кыз тәмамлады. Аларның бер өлеше Лашман һәм Иске Кади мәктәпләрендә эшләүче хореография классларында укыган....

Быел Чирмешәндәге балалар сәнгать мәктәбен 51 укучы тәмамлады. Мәктәпнең 27 еллык тарихында бу - иң зур чыгарылыш.

Белем йортын тәмамлаучыларга тантаналы бәйрәм оештырып, таныклыклар тапшырдылар. Чыгарылыш сыйныф укучылары арасында иң күбе-биючеләр: хореография бүлеген 26 егет һәм кыз тәмамлады. Аларның бер өлеше Лашман һәм Иске Кади мәктәпләрендә эшләүче хореография классларында укыган. Сәнгать мәктәбендә балалар рәсем ясарга, уен коралларында уйнарга, җырларга өйрәнгән. Шулай ук декоратив-гамәли сәнгатьтә осталыкларын шомартучылар шактый.

- Безнең укучыларыбыз арасында берничә бүлектә шөгыльләнгән кызларыбыз да бар,- ди мәктәп директоры Рәмзия Гайниева. - Әйтик, Диана Яландаева, Гүзәл Юнысова, Алинә Рәхимова хореография һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлекләрен яхшы билгеләренә тәмамладылар. Роза Мхитарян да бездән ике таныклык алды.

Укучыларның чыгарылыш кичәсе мәктәпнең матур итеп бизәлгән актлар залында үтте. Остазлар ул көнне үз адресларына шәкертләреннән, әти-әниләрдән бик күп рәхмәт сүзләре ишеттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән балалар сәнгать мәктәбе