Бер мәктәптән – икешәр документ
Быел Чирмешәндәге балалар сәнгать мәктәбен 51 укучы тәмамлады. Мәктәпнең 27 еллык тарихында бу - иң зур чыгарылыш.
Белем йортын тәмамлаучыларга тантаналы бәйрәм оештырып, таныклыклар тапшырдылар. Чыгарылыш сыйныф укучылары арасында иң күбе-биючеләр: хореография бүлеген 26 егет һәм кыз тәмамлады. Аларның бер өлеше Лашман һәм Иске Кади мәктәпләрендә эшләүче хореография классларында укыган....