Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Югары Кармалкада берәү туганына пычак кадаган

01 26 августта Яңа Элмәле авылындагы бер шәхси хуҗалыкта сарайда ут чыккан. Ульяновкадан һәм Чирмешәннән килгән янгынчылар утны тиз арада бастырганнар. 02 21нән 27 августка кадәр вакыт аралыгында Чирмешән полиция бүлекчәсендә 30 хәбәр теркәлгән, 2 җинаять эше кузгатылган. Матди зыян китергән ике юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 94...

01 26 августта Яңа Элмәле авылындагы бер шәхси хуҗалыкта сарайда ут чыккан. Ульяновкадан һәм Чирмешәннән килгән янгынчылар утны тиз арада бастырганнар.

02 21нән 27 августка кадәр вакыт аралыгында Чирмешән полиция бүлекчәсендә 30 хәбәр теркәлгән, 2 җинаять эше кузгатылган.

Матди зыян китергән ике юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 94 кеше ачыкланган.

Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 11 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.

"Энергостройэксперт" җәмгыятенең Чумачка авылы янындагы котельные территориясеннән билгесез кешеләр 60 метр бакыр кабель урлаганнар. Тикшерү бара.

"Нурлатнефть" НГДУсының Әмир авылы янындагы объектыннан 80 данәдән күбрәк тимер торбалар югалган. Матди зыян 148562 сум. Җинаять эше кузгатылган.

Бәркәтә авылы яныннан геофизик җиһазларны урлаучыларга карата да җинаять эше кузгатылды. Монда матди зыян 2 миллион сумнан артык.

Югары Кармалкада яшәүче ир-ат туганы белән аракы эчкәннән соң, үзара ызгыш башланган, берсе икенчесенә пычак кадаган. Тикшерү бара.

03 Шимбә-якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәмендә 30 чакырту һәм 25 мөрәҗәгать итү теркәлгән. Фельдшер Дилә Шәрәфетдинова әйтүенчә, гадәттәгечә, күбрәк хроник чирлеләргә ярдәм кирәккән. Көнкүрештә җәрәхәт алган өч кеше мөрәҗәгать иткән.

04 Бер атнада район газ хезмәте слесарьлары 25 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Ульяновка

2
X