Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яз һәм хезмәт бәйрәме белән!

Табигатьнең уянган, агачлар­ның бөреләнгән чагы булгангамы, бу бәйрәм безгә аерым кадерле. Язгы һава үзе үк шифалы, рәхәт, яшисе килә. 1 Май алдыннан тирә-юнебезне чисталап, барын да матурлап куйдык. Инде үсентеләр утыртабыз, орлыкларны җир куенына салабыз. Һава торышы, шөкер, әлегә бик көйле, соңгы яңгырлар җирне дымга туендырды. Игенчеләребезгә кыр эшләрен тиз...

Табигатьнең уянган, агачлар­ның бөреләнгән чагы булгангамы, бу бәйрәм безгә аерым кадерле. Язгы һава үзе үк шифалы, рәхәт, яшисе килә.

1 Май алдыннан тирә-юнебезне чисталап, барын да матурлап куйдык. Инде үсентеләр утыртабыз, орлыкларны җир куенына салабыз. Һава торышы, шөкер, әлегә бик көйле, соңгы яңгырлар җирне дымга туендырды. Игенчеләребезгә кыр эшләрен тиз арада һәм сыйфатлы төгәлләргә язсын. Көзен югары, мул уңыш җыярга насыйп булсын.
Бүген күпчелек өйләрдә коймак, бәлеш исе тарала, бәйрәм уңаеннан табыннар көйләнә, кунаклар кайта. Киләчәктә дә кәефебез яхшы, хезмәтебез әҗерле, саулыгыбыз таза, илләрдә тынычлык булып, тату, аңлашып, бәйрәмнәрне бәйрәм итеп, хыялларны тормышка ашырып яшәргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәйрәмнәр 1 Май бәйрәме