Яз һәм хезмәт бәйрәме белән!
Табигатьнең уянган, агачларның бөреләнгән чагы булгангамы, бу бәйрәм безгә аерым кадерле. Язгы һава үзе үк шифалы, рәхәт, яшисе килә.
1 Май алдыннан тирә-юнебезне чисталап, барын да матурлап куйдык. Инде үсентеләр утыртабыз, орлыкларны җир куенына салабыз. Һава торышы, шөкер, әлегә бик көйле, соңгы яңгырлар җирне дымга туендырды. Игенчеләребезгә кыр эшләрен тиз...