Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Урман бетеннән сакланыйк

Чирмешән районы талпан энцефалиты зур куркыныч тудыручы территория булып санала. Әле быел гына да урман бете кадалу сәбәпле, район үзәк больницасына 12 кеше мөрәҗәгать иткән. Район санитар-эпидемиология комиссиясе утырышында да сүз шул хакта барды. -Талпаннан зыян күрүчеләрнең дүртесе - балалар. Урман бете кадалганчы саклану чарасы күрү хәерле, - ди эпидемиология...

Чирмешән районы талпан энцефалиты зур куркыныч тудыручы территория булып санала. Әле быел гына да урман бете кадалу сәбәпле, район үзәк больницасына 12 кеше мөрәҗәгать иткән. Район санитар-эпидемиология комиссиясе утырышында да сүз шул хакта барды.

-Талпаннан зыян күрүчеләрнең дүртесе - балалар. Урман бете кадалганчы саклану чарасы күрү хәерле, - ди эпидемиология мәсьәләләре буенча баш врач урынбасары Альмира Гарифуллина.-Талпан энцефалиты белән зарарлану куркынычы булган, урманнарда эшләүче кешеләргә профилактик прививка октябрь һәм март айларында ясала.
Талпан үз корбаннарын куе үлән арасында, яфракларда сагалап тора. Шуның өчен табигатькә чыкканда җиңнәре томалана торган күлмәк кияргә, чалбар балакларын оекбаш, итек балтырына тыгып куярга кирәк. Урманда эшләүчеләр махсус киемнәр белән тәэмин ителергә тиеш.
Башка еллардагы кебек "Кояшлы" ял лагере һәм Сабантуй мәйданы территорияләрендә талпан һәм башка бөҗәкләргә каршы эшкәртү үткәреләчәк. Моңа мөмкинлекләр бар, финанс бүлеп бирү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан