Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тукайны олыладык

Бөтендөнья татар җәмәгатьчелеге белән бергә, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен безнең районда зурлап билгеләп үттеләр. Зур әдипнең тууына 129 ел булган көннәрдә Яшьләрнең ял итү үзәгендә оештырылган шигърият бәйрәменә район мәктәпләреннән, мәдәният йортларыннан 300ләп кеше җыелды. Бөек Тукаебыз кыска гына гомерендә дә йөзләгән шигырь, әкият иҗат итәргә өлгергән. Менә...

Бөтендөнья татар җәмәгатьчелеге белән бергә, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен безнең районда зурлап билгеләп үттеләр. Зур әдипнең тууына 129 ел булган көннәрдә Яшьләрнең ял итү үзәгендә оештырылган шигърият бәйрәменә район мәктәпләреннән, мәдәният йортларыннан 300ләп кеше җыелды.


Бөек Тукаебыз кыска гына гомерендә дә йөзләгән шигырь, әкият иҗат итәргә өлгергән. Менә шул әсәрләре дәрәҗәле иткән дә инде шагыйрьне. Бәйрәм барышында аның балаларны эш сөяргә, туган якка, туган телгә, табигатькә хайваннарга мәхәббәт уятучы дистәдән артык шигырьләрен яттан сөйләделәр, җырларын башкардылар.

Төрле авыллардан килгән тамашачылар Иске Кади, Лашман, Иске Үтәмеш, Туймәт, Чирмешән лицее, беренче һәм икенче Чирмешән, кадет-интернат мәктәпләре укучыларының, мәдәният хезмәткәрләренең чыгышларын алкышларга күмделәр. Рус, чуваш, мордва балаларының да Тукаебызның шигырьләрен бик матур итеп татар телендә сөйләүләре аның иҗатының популярлыгы, зурлыгы турында сөйли.

Бәйрәмдә катнашучыларны район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина тәбрикләде, Габдулла Тукайны, иҗатын олылап искә алды.

Әлеге чарада район хакимиятенең Утыз Имәни премиясе лауреатларын да котладылар. Үткән ел нәтиҗәләре буенча Лашман урта мәктәбе укытучысы Ралия Газыймҗанова һәм Лениногорскида яшәүче якташ, язучы, шагыйрә Рәмзия Габделхаковалар - яңа лауреатлар.

-Тукай бәйрәмендә без аның сүзләренә язылган "Туган авыл" җырын башкардык, аның күп шигырьләрен яттан да беләбез, - диләр Лашман мәктәбе укучылары Айгөл Абүнәгыймова һәм Айсылу Галиуллина. - Укытучыбызның бүләк алуына да бик шатландык.

Айсылу үзе дә шигырьләр язарга ярата икән, Тукайга багышлап язылганы да бар.

-Без дәрестә Тукайның иҗатын өйрәндек, әдипнең шигырьләрен дә беләм, - ди бу чарага килгән кадет-интернет мәктәбе укучысы Снежана Юрьева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Бәйрәмнәр

2
X