Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында терлекчелек биналарын ремонтлауда дәүләт ярдәм итә

Районда сыер абзарларын капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеяларын төзү программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Алар нигезендә быел районда 100әр башка исәпләнгән 11 фермада һәм 200әр башка исәпләнгән алты терлекчелек бинасында ремонт һәм үзгәртеп кору эшләре башкарылырга тиеш. -Күпчелек хуҗалыкларда төзелеш эшләре төгәлләнеп килә, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек...

Районда сыер абзарларын капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеяларын төзү программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Алар нигезендә быел районда 100әр башка исәпләнгән 11 фермада һәм 200әр башка исәпләнгән алты терлекчелек бинасында ремонт һәм үзгәртеп кору эшләре башкарылырга тиеш.


-Күпчелек хуҗалыкларда төзелеш эшләре төгәлләнеп килә, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Ильяс Гатауллин. - Бүгенге көнгә 100 башка исәпләнгән объектларда эш - 81, 200 башка исәп­ләнгән абзарларда 79 процентка үтәлгән.

"Макаров Г.Ф." (Ивашкино), "Митяев Л.В." һәм "Моляков В.А." (Мордва Афонькәсе) крестьян - фермер хуҗалыкларында ремонт эшләре беткән дә диеп була. "Камалов Р.И." хуҗалыгында да 200 башка исәпләнгән терлекчелек бинасы төзекләндерелгән. "ЧИРМЕШӘН­АГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ" җәмгыятенең "Югары Кармалка" һәм "Түбән Кәминкә" бүлекчәләрендә дә төзүчеләр якын көннәрдә эшне тәмамлаячаклар. Шул ук вакытта кайбер хуҗалыкларга бу яктан ашыгырга кирәк, әйтик, "Кара Чишмә" һәм "Сөлчә" җәмгыятьләрендә программага кертелгән абзарларның әлегә түбә-ләре дә ябылмаган.

- Сыерларны инде абзарларга күчерегә вакыт җиттте, ә кайбер хуҗалыкларда алар һаман әзер түгел, - ди Ильяс Нәгыйм улы. - Җитәкчеләр ремонт белән бәйле документлаштыру эшен дә сузалар, безнең идарәгә тапшырмыйлар, бу бит акча белән бәйле, әлеге мәсьәләгә җитди карарга кирәк. Программаны туктататырга да мөмкиннәр, шуңа күрә ремонт эшләрен һәм аларны рәсмиләштерүне тизләтү сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined көн темасы ярдәм итә ремонтлауда дәүләт Терлекчелек биналарын