Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Түбән Чегодай авылындагы бер хуҗалыктан төнлә унике каз "очкан"

01 Үткән атнада объектларда ут чыгу очраклары теркәлмәгән. 135нче янгын часте хезмәткәрләре һәм Бәркәтә янгын сүндерүчеләре Кара Чишмә авылы янында камылга һәм салам калдыкларына капкан утны сүндерергә барганнар. 02 Россия ЭЭМның Чирмешән районы полиция бүлекчәсенә бер атнада 48 хәбәр кергән, 4 җинаять эше кузгатылган. Район юлларында 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән,...

01 Үткән атнада объектларда ут чыгу очраклары теркәлмәгән. 135нче янгын часте хезмәткәрләре һәм Бәркәтә янгын сүндерүчеләре Кара Чишмә авылы янында камылга һәм салам калдыкларына капкан утны сүндерергә барганнар.

02 Россия ЭЭМның Чирмешән районы полиция бүлекчәсенә бер атнада 48 хәбәр кергән, 4 җинаять эше кузгатылган.

Район юлларында 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 4се - материаль зыян белән.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 84 очрагы ачыкланган, берәү транспорт чарасы белән аек булмаган килеш идарә иткән.

Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 45 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.

"Бистро" кафесында сатучыга карата көч кулланып, 257 сумлык бер шешә аракы урлап чыккан 1978 елгы Чирмешән кешесенә карата җинаять эше кузгатылган.

Билгесез кешеләр Түбән Чегодай авылындагы бер хуҗалыкның өч айлык казларын урлаганнар.

Үзе белән яшәүче хатын-кызга ике тапкыр пневматик мылтыктан аткан өчен, 1975 елгы әккәрәйле закон каршында җавап бирәчәк.

Район кулланучылар җәмгыяте бинасы яныннан билгесез кешеләр 30 данә, барлыгы 2000 сумлык бордюрларны сүтеп алып киткәннәр.

Бәркәтә авылы янында бульдозер тракторының аккумуляторларын урлау белән бәйле җинаять эше кузгатылган.

03 Узган ял көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме хезмәте белгечләрен 36 тапкыр чакыртканнар, 15 кеше монда үзе килеп ярдәм алган. Фельдшер Дилә Шәрәфетдинова әйтүенчә, чакыртуларның күбесе хроник авыручылар янына булган.

04 Газ хезмәте слесарьлары бер атнада 55 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Түбән Чегодай авылындагы бер хуҗалыктан төнлә унике каз