Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстанда ВИЧ-инфекцияле 19 мең кеше теркәлгән

Агымдагы елның ноябренә Татарстанда 19389 ВИЧ-инфекцияле кеше теркәлгән; авыру теркәлгәннән соң шуларның 4280е үлгән; ВИЧ-инфекцияле аналардан 2482 бала туган; 97 балага ВИЧ-инфекция диагнозы куелган. ВИЧ-инфекция төп ике - җенси һәм парентераль (наркотикларны венага кадау) юл белән йога. Вирус шулай ук ана йөкле вакытта балага, тудырганда яки ана сөте белән дә...

Агымдагы елның ноябренә Татарстанда 19389 ВИЧ-инфекцияле кеше теркәлгән; авыру теркәлгәннән соң шуларның 4280е үлгән; ВИЧ-инфекцияле аналардан 2482 бала туган; 97 балага ВИЧ-инфекция диагнозы куелган.

ВИЧ-инфекция төп ике - җенси һәм парентераль (наркотикларны венага кадау) юл белән йога. Вирус шулай ук ана йөкле вакытта балага, тудырганда яки ана сөте белән дә күчәргә мөмкин.
Сәламәт яшәү рәвеше, югары әхлак, гаилә культы ВИЧ-инфекцияне кисәтүнең төп методлары. Наркотикларны инъекция ясап кулланудан баш тартырга, очраклы рәвештә җенси элемтәгә кермәскә, саклану чараларын дөрес һәм даими файдаланырга кирәк.
Кисәтү чаралары белән беррәттән, кеше хокукларын саклау, ВИЧ-инфекцияле кешеләрне дискриминацияләүне бетерү, халыкның белем дәрәҗәсен күтәрүдә төп бурычлар булып тора.
Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненең максаты әлеге чир турында глобаль белемне арттыру һәм эпидемия каршында да халыкара бердәмлекне күрсәтү. 1 декабрь ВИЧ-инфекциянең бөтен дөньяга таралуын туктату зарурлыгын искә төшереп тору көне булып тора.
Вера Буракшаева,
район үзәк больницасы врач-эпидемиолог ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: СПИД район больницасы ВИЧ инфекция