Чирмешән районында ВИЧ-инфекцияле тагын бер кеше теркәлгән
Районда ВИЧ-инфекцияле 16 кеше (8 ир-ат, 8 хатын-кыз) исәптә тора. Бер очрак быел теркәлгән. Әлеге яман чир безнең районда тәүге тапкыр 2001 елда ачыклана, шуннан соң бу күрсәткеч 29га җиткән.
Муниципаль район башкарма комитетының чираттагы утырышында башка кайбер саннар да аталды, ВИЧ-инфекциялеләрнең социаль статусы һәм диспансерлаштыру эше хакында сүз барды....