Район больницасы тег белән яңалыклар
-
Чирмешән район больницасына табиблар кирәк
Район халкына медицина ярдәмен бер үзәк район больницасы, өч врач амбулаториясе (Шешминка, Иске Котыш һәм Түбән Кәминкә) һәм 34 фельдшер - акушерлык пункты күрсәтә. Аларда барлыгы 297 белгеч хезмәт куя, шуларның 34се -врач. Район больницасына соңгы вакытта гына да тагын берничә врач эшкә урнашкан. Бүген биредә педиатрга ихтыяҗ зур.
-
Чирмешәндә “Сәламәт бул!“ акциясе үтә
Сәламәтлек көне уңаеннан, район үзәк больницасы хезмәткәрләре дә "Кәравансарай" сәүдә үзәгендә "Сәламәт бул!" акциясе үткәрергә планлаштыралар. Анда һәр кеше иртәнге сәгать 9дан 2гә кадәр артериаль кан басымын үлчәтә, канда шикәр күләмен ачыклый ала, шулай ук үзеңнең буеңны һәм авырлыгыңны да белә аласың. 7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне буларак билгеләп...
-
Чирмешәндә ялган аракы белән агуланган ир-ат үлгән
Үткән атнада район үзәк больницасы стационарында ялган аракы белән агуланудан 44 яшьлек ир-атның гомере өзелде. -Кызыл Чишмәдә яшәгән бу ирне бик авыр хәлдә китерделәр, врачлар һәм шәфкать туташларының нык тырышуларына карамастан, аны саклап калып булмады,- ди район үзәк больницасы баш врачы Рафаэль Габдрахманов. Белешүебезчә, алкоголь белән агуланган кешеләрне ашыгыч медицина...
-
Чирмешән район больницасына суык тидереп мөрәҗәгать итүчеләр арткан
Быел кискен тын юллары инфекциясе белән 14 яшькәчә 1104 бала, 102 яшүсмер, 1432 өлкән кеше район үзәк больницасына мөрәҗәгать иткән. Беренче суыклар башлану белән салкын тиеп авыручылар саны кискен арта. Чирне йоктырмас өчен врачлар иң элек хезмәт һәм ял режимын төгәл үтәргә киңәш итә. Йокы 7-8 сәгатьтән ким булмаска тиеш....
-
Татарстанда ВИЧ-инфекцияле 19 мең кеше теркәлгән
Агымдагы елның ноябренә Татарстанда 19389 ВИЧ-инфекцияле кеше теркәлгән; авыру теркәлгәннән соң шуларның 4280е үлгән; ВИЧ-инфекцияле аналардан 2482 бала туган; 97 балага ВИЧ-инфекция диагнозы куелган. ВИЧ-инфекция төп ике - җенси һәм парентераль (наркотикларны венага кадау) юл белән йога. Вирус шулай ук ана йөкле вакытта балага, тудырганда яки ана сөте белән дә...