Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Сөлчә“дә җиңүче комбайнчыны симез үгез көтә

Әтиле-уллы Алексей һәм Михаил Уламасовлар бик иртә торып, бик соң өйгә кайталар. Бүген алар бик кирәк белгечләр - механизаторлар. -Уңыш яхшы быел, бункерлар тиз тула,- ди 6 ел комбайнчы стажы булган Михаил.- Ремонт өчен түләделәр, урактан соң да буш итмәячәкләр, бездә эш кешесенә хөрмәт бар, килешкән вәгъдәне үтиләр. Без малны...

Әтиле-уллы Алексей һәм Михаил Уламасовлар бик иртә торып, бик соң өйгә кайталар. Бүген алар бик кирәк белгечләр - механизаторлар.

-Уңыш яхшы быел, бункерлар тиз тула,- ди 6 ел комбайнчы стажы булган Михаил.- Ремонт өчен түләделәр, урактан соң да буш итмәячәкләр, бездә эш кешесенә хөрмәт бар, килешкән вәгъдәне үтиләр. Без малны күп асрыйбыз, шуңа күрә азык, бөртек бирүләре өчен дә сөенәбез.
Михаил Уламасов бүген "Дон"да солы суктыра. Иртәдән инде бишенче бункеры тулган. Бөртеген Олег Краснов йөртүче КамАЗга бушатып җибәрде.
Башка комбайнчылар да дәртләнеп эшли. Җитәкчелеккә рәхмәт кенә әйтеп торалар: "Хәмзә Ильясович нәрсә сорасаң, шуны бирә", - диләр.
-Җиңүче комбайнчы дүрт центнерлы үгез алачак, - ди "Сөлчә" рәисе Хәмзә Хаматов. Ремонт өчен комбайнчыларга һәрберсенә 15әр мең сум акча, бишәр рулон печән бирдек. Әле тагын бушлай берәр бункер бөртек, эш күләменә карата акчалата түләү ышандырдык. Бик кирәксенсәләр, кешенең төрле чагы була бит, акчаны бурычка да бирәбез.
Ашау-эчүдән дә беркем зарланмады. Көненә ике тапкыр кайнар аш әзерләнә икән.
Лашманнан Хәлил Мөхиббуллин "Палессе" комбайнында. Техникасы сәгать кебек эшли.
-Кызуда да бик тирләтми, кабинада кондиционер бар, - ди тәҗрибәле механизатор. - Көннәр матур, уңыш яхшы.
Урак белән бергә, "Сөлчә"дә кышкылыкка азык хәстәрләү дә игътибар үзәгендә. Биредә 1000 тонна, планнан да күбрәк печән хәстәрләгән. Сенаж да җитәрлек булачак, аны дүрт базга 3000 тонналап салганнар, инде бишенче, Иске Элмәле фермасындагы базны тутыралар. Әле чималы да нинди? Экспарцет үләне!
Әле былтыргыдан калган ике баз азыклары да бар. Димәк, "Сөлчә" маллары сенаж, силос, печән, фураж кытлыгы да сизмәс.
Азык салу звеносы егетләре Шамил Минхәеров, Хәмзә Нургатин, Илдар Зәйнуллин, Алексей Уламасов, Владимир Гурьянов - барысы да булдыклы механизаторлар. Берничәсе Югары Кәминкәдән, Лашманнан ук бирегә килеп эшлиләр икән. Шулай инде ул, кайда түлиләр, шунда баралар.
Бүген "Сөлчә"дә солы суктыралар. Яңа Элмәле һәм Иске Элмәле кырларында уңыш яхшы, гектардан уртача 20 центнер чыга. Уҗым бодаеның гектар көче 31 центнер ук. Аны да, арышны да күптән ындыр табагына кайтарып, чистартып складларга салганнар. Гомумән, иген кырлары чиста бу җәмгыятьтә, тәрбия булганы күренеп тора.
Көзге чәчү өчен 300 гектарга якын җир күптән әзер. Җәмгыятьтә уҗым культуралары 800 гектар мәйдан биләргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сөлчә комбайнчы Урыпҗыю эшләре