Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәрхүмнәрнең каберен белик

Яз җитү белән оештырылган өмәләр нәтиҗәсендә район үзәге дә, авыллар да нык чистарып калды. Майның беренче көннәрендә күпчелек авыл зиратларында да, өмәләр үткәреп, тәртип булдырдылар. Кайберәүләр аларны апрель аенда ук җыештырып куйганнар. Александр Митякин (Иске Котыш авыл җарлеге башлыгы): - Апрель аенда ук зиратта өмә үткәрдек. Халык күп җыелды. Байтак...

Яз җитү белән оештырылган өмәләр нәтиҗәсендә район үзәге дә, авыллар да нык чистарып калды. Майның беренче көннәрендә күпчелек авыл зиратларында да, өмәләр үткәреп, тәртип булдырдылар. Кайберәүләр аларны апрель аенда ук җыештырып куйганнар.

Александр Митякин (Иске Котыш авыл җарлеге башлыгы): - Апрель аенда ук зиратта өмә үткәрдек. Халык күп җыелды. Байтак эш башкардык. Аеруча Владимир Чиркунов, Николай Пинякин, Сергей Дригин, Владимир Сыскин бу эшләрдә актив катнаштылар. Петр Занькин белән Алексей Житков үз тракторлары белән чүп-чарны чыгардылар. Дөрес, бу эшкә яктан гына карап торучылар да булды.
Нургаяз Яруллин (Тукай поселогы имам-хатыйбы): - 1 май көнне зиратыбызда зурлап өмә үткәрдек. Читтән кайткан кешеләр дә күп булды.
Картайган агачларны кисеп чыгардык, кипкән үләннәрне тырмаладык, "хуҗасыз" каберләр өстен дә чистарттык.Безнең зиратта мәетләрне җирләү өчен кирәкле әйберләр саклана торган өйчек искерде. Шуны яңартырга ниятләп торабыз. Аннан соң 5-6 бик зур агач бар. Аларны да кисеп чыгарасы иде дигән уй бар.
Кирам Гыйләҗев (Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы): -Авыл җирлеге территориясендә урнашкан өч авылның да зиратларында өмәләр оештырдык. Югары Кәминкәдәге өч зират өстен дә җыештырдык, тәртипкә китердек. Халык та хәзер каберлекләрне карап, еш чистартып тора. Ул яктан проблема юк.
Люцир Зыятдинов (Әмир авылы имам-хатыйбы): - Ел саен май башында зиратта өмә оештырабыз. Быел да шулай иттек. Анда авылныкылар да, читтә әшәүчеләр дә катнашты. Кипкән агачларны, куакларны кистек, урынсыз үсеп чыккан агач үсентеләрен чаптык, чүп-чарны җыештырдык.Җәй көне ел саен тагын өмә оештырып, чүп үләннәрен чабабыз.
Марат Миншин (Кармыш авыл җирлеге башлыгы): - Ике көн, 1 һәм 2 майда авыл зиратын җыештырдык. Нигездә, авылдашлар туганнарының, якыннарының каберләрен карап торалар, чистарталар, кирәк булса, буйыйлар.
Зиратта берничә карт агач үсә. Шуларны кисеп алырга зур кран кирәк.
Светлана Ганиева (Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе): - Чирмешәннең татар зиратында өмә оештырдылар да. Авыл эчендәге христиан зиратында да халык чүп-чарны гел җыештырып тора. Яз көне генә дә монда 16 бункер чүп-чар чыгардык.
Зират территориясендә карт агачлар байтак. Әмма аларны кисеп алырга мөмкинлек юк, техника белән эчкә кереп булмый. Аларны инде акрынлап, корыгач кисеп чыгаралар. Яңа урындагы христиан зиратында да каберләр күп хәзер. Монда өмә үткәргәнебез юк әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан