Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мордва Афонькәсендә яшәүчеләр сөт акчасын ала алмый

Без - Мордва Афонькәсе һәм Ишлинка авылыннан сөт тапшыручылар үзебезнең проблема хакында район газетасына язарга булдык. Инде кыш килеп җитте, ә ике айда - июльдә һәм октябрьдә тапшырылган сөт өчен безгә әле һаман түләмәделәр. Белүебезчә, мондый хәл бездә генә түгел, Лагерка, Андреевка, Шешминка авылларында да күзәтелә. Авыл кешесе гаилә бюджетына...

Без - Мордва Афонькәсе һәм Ишлинка авылыннан сөт тапшыручылар үзебезнең проблема хакында район газетасына язарга булдык. Инде кыш килеп җитте, ә ике айда - июльдә һәм октябрьдә тапшырылган сөт өчен безгә әле һаман түләмәделәр. Белүебезчә, мондый хәл бездә генә түгел, Лагерка, Андреевка, Шешминка авылларында да күзәтелә.

Авыл кешесе гаилә бюджетына бераз керем булыр дип, үз хуҗалыгыннан сөт сата, тик аның өчен вакытында исәп-хисап ясамыйлар. Тиешле органнар әлеге проблеманы хәл итәргә булышырлар дип өметләнәбез.

Мордва Афонькәсе һәм Ишлинка авыллары
сөт тапшыручылары исеменнән, Николай Петряков.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Мордва Афонькәсе яшәүчеләр сөт акчасын ала алмый