Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәктәпләрдә экологик дәресләр үтте

Ивашкино урта мәктәбендә "Экологик белем бирү көне"н мәктәп бакчасына чәчәкләр утыртудан башлаганнар. -Бу көнне мәктәптә төрле экологик чаралар үтте,- ди биология укытучысы Татьяна Данилова. - Мәктәп каршында оештырылган "Яшел патруль" дә эшләренә йомгак ясады. Укучылар авыл буенча йөреп, җыештырылмаган участокларны, пычрак урыннарны фотога төшергәннәр иде. Нәкъ шул көнне алар авылның...

Ивашкино урта мәктәбендә "Экологик белем бирү көне"н мәктәп бакчасына чәчәкләр утыртудан башлаганнар.

-Бу көнне мәктәптә төрле экологик чаралар үтте,- ди биология укытучысы Татьяна Данилова. - Мәктәп каршында оештырылган "Яшел патруль" дә эшләренә йомгак ясады. Укучылар авыл буенча йөреп, җыештырылмаган участокларны, пычрак урыннарны фотога төшергәннәр иде.
Нәкъ шул көнне алар авылның экологик хәленә анализ ясадылар. "Бердәм экологик дәрес" акциясе кысаларында районның башка мәктәпләрендә дә класс сәгатьләре, мәктәптән тыш чаралар, өмәләр, экскурсияләр оештырылды.
Чирмешән лицее укучылары каршында эколог Хәлим Сәлахов чыгыш ясаган. Лашман мәктәбендә бу көнне биология һәм география дәресләре күп булган, укучылар мәктәп бакчасында да эшләгәннәр, территорияне җыештыруда катнашканнар.
Беренче Чирмешән мәктәбендә дә өлкән класс укучылары өчен бердәм экологик дәрес үткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан