Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әмирдә яшәүче абүнәчегә “Татмедиа” бүләге тапшырылды

Әмирдә яшәүче Зөлфия Галимова «Татмедиа» җәмгыяте оештырган «Подписка өчен телевизор!» бәйгесендә катнашып, махсус бүләккә лаек булды. Озак еллар укытучы булып эшләүче Зөлфия Кәшиф кызы элегрәк тә республика бәйгеләрендә катнашып, бүләкләр откан. -Дөрес, зур призлар эләккәне юк, әмма җырлар яздырылган диск, бейсболка кебек әйберләрне кадерләп саклыйм, инде коллекциямне "Татмедиа» бүләге дә...

Әмирдә яшәүче Зөлфия Галимова «Татмедиа» җәмгыяте оештырган «Подписка өчен телевизор!» бәйгесендә катнашып, махсус бүләккә лаек булды.

Озак еллар укытучы булып эшләүче Зөлфия Кәшиф кызы элегрәк тә республика бәйгеләрендә катнашып, бүләкләр откан.
-Дөрес, зур призлар эләккәне юк, әмма җырлар яздырылган диск, бейсболка кебек әйберләрне кадерләп саклыйм, инде коллекциямне "Татмедиа» бүләге дә баетачак,- ди ул.
Әлеге бәйгедә катнашу өчен газета-журналларга язылганда тутырылган квитанцияләрнең күчермәләрен Казанга җибәрү кирәк. Галимовлар да район һәм республика яңалыклары белән басма матбугат аша таныша. Һәр яртыеллыкта алар берничә мең сумлык газета-журналларга язылалар.
-"Безнең Чирмешән", "Ватаным Татарстан" газеталарыннан бер дә аерылган юк, алардан бөтен хәбәрне белеп барабыз. "Гаилә һәм мәктәп", «Мәгариф" журналлары һөнәри осталыгымны арттырырга ярдәм итә, аларга да язылмыйча булмый. Кичләрен гаилә белән җыелышып, аларны укып утырырга яратабыз,- ди Зөлфия Галимова.
"Подписка өчен телевизор!" бәйгесе дәвам итә. Бүген 2017 елның беренче яртысы өчен заказлар алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әмир авылы Татмедиа бүләге