Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Легендар шәхесләр – мактаулы гражданнар

"Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының мактаулы гражданы" мактаулы исемен йөртүчеләр берьюлы дүрт кешегә күбәйде. Легендар шәхесләр - озак еллар "Шушма" колхозын җитәкләгән Кәрам Нуриман улы Әхмәтҗанов (Бәркәтә), шулай ук дистәләгән ел буе Фрунзе исемендәге колхоз рәисе булган Николай Никифорович Трофимов (Әккәрәй) - авыл хуҗалыгы җитештерүе ветераннары; хәзер муниципаль район башлыгы...

"Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының мактаулы гражданы" мактаулы исемен йөртүчеләр берьюлы дүрт кешегә күбәйде.

Легендар шәхесләр - озак еллар "Шушма" колхозын җитәкләгән Кәрам Нуриман улы Әхмәтҗанов (Бәркәтә),
шулай ук дистәләгән ел буе Фрунзе исемендәге колхоз рәисе булган Николай Никифорович Трофимов (Әккәрәй) - авыл хуҗалыгы җитештерүе ветераннары;
хәзер муниципаль район башлыгы киңәшчесе, дистәләгән ел дәвамында җаваплы һәм җитәкче постларда эшләгән Әмир Сәлим улы Могыйзов;
хоук саклау органнары ветераны, элеккеге прокурор, бүген район суды рәисе Виталий Иванович Токтаров - район халкына яхшы билгеле, авторитетлы кешеләр.
Әлегә кадәр районның мактаулы гражданнары икәү генә иде: Марат Габдрахман улы Мостафин күп еллар район үзәк больницасында баш врач иде ( бүген ул Яр Чаллыда яши); Минсәгыйт Закир улы Шакиров егерме елдан артык районны җитәкләде, хәзер Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советы рәисе.
Муниципаль район Советының чираттагы утыз тугызынчы утырышында катнашкан депутатлар әлеге дүрт кандидат та мактаулы исемгә лаек дип карар чыгардылар. Киләчәктә авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән, оешмалардан-коллективлардан күбрәк кандидатуралар тәкъдим итәргә мөмкин.
Утырыш карары белән, Әкъдәс Әсхәт улы Шакиров, шәхси гаризасы нигезендә, районның контроль-хисап палатасы рәислегеннән азат ителде. Бу постка Василий Николаевич Зеленеевны расладылар.
Район Советы утырышын муниципаль район Советы рәисе урынбасары, муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Советлар һәм тормыш