Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Лашманда мәдрәсә ачылды

Бу мәдрәсә - районда бердәнбер. Ул 1993нче елны ачылган мәчетнең подвал өлешендә урнашкан. Төзелеш эшләрен узган елның март аенда башлаганнар. - Әүвәл 1 метрга якын җир катламын чыгарырга туры килде. Ун КамАЗ туфрак төягәнбездер,- ди мәдрәсә төзелешен башлап йөрүче Рәмил Гыйматдинов. - Бу эшне авылдашыбыз Таһир Мөхетдинов оештырып йөрде, аңа...

Бу мәдрәсә - районда бердәнбер. Ул 1993нче елны ачылган мәчетнең подвал өлешендә урнашкан.

Төзелеш эшләрен узган елның март аенда башлаганнар.
- Әүвәл 1 метрга якын җир катламын чыгарырга туры килде. Ун КамАЗ туфрак төягәнбездер,- ди мәдрәсә төзелешен башлап йөрүче Рәмил Гыйматдинов. - Бу эшне авылдашыбыз Таһир Мөхетдинов оештырып йөрде, аңа рәхмәт.
Ә төзелешне Рәмил үзе, аның абыйсы Ренат һәм Әбрар Шәрифуллин башкарып чыкканнар дип була.
Бу изге эшкә башка авылдашлары да, якташлары да үз өлешләрен керткәннәр. Кемдер акчалата ярдәм күрсәтсә, башкалар мәдрәсәгә җиһазлар бүләк иткәннәр.
Мәдрәсәдә уку кабинеты, аш, тәһарәт алу бүлмәләре дә бар. Хатын-кызлар өчен дә, шунда ук мәҗлесләр, ифтар ашлары үткәреп була, аларга аерым бүлмә ясаганнар. Барысы да заманча материаллардан, зәвык белән эшләнгән. Бүлмәләр кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Хәтта кер юу машинасы да бар.
Аны авылдашлары, инде мәрхүм Мингариф Шакиров бүләк иткән булган. Гомумән, ул мәдрәсә төзегәндә гел ярдәм итеп торган. Бүген аңа һәм башкаларга рәхмәт сүзләре еш яңгырады.
- Мәчеттә оештырылган дин дәресләренә өлкәннәр һәм балалар да йөри,- ди, инде 2005нче елдан бирле монда мөгаллимлек итүче Алсу Сафиуллина. - Хатын-кызлар белән атнага ике тапкыр, балалар белән бер тапкыр-якшәмбе көнне очрашабыз. Җәй айларында мәчет каршында балаларга лагерь да оештырабыз. Хәзер, мәдрәсә ачылгач, укуларны да, балаларның ялын да оештырырга шартлар яхшырды. Бәлки монда кеше дә күбрәк йөри башлар.
Бу көнне Лашман мәчетендә байтак кеше җыелды. Күрше авыллардан килүчеләр, шәһәрләрдән кайтучылар да күп иде.
Төркиядән безнең районга килгән коръән-хафиз Түнҗәр Зирдали Коръән сүрәләре укыды. Аннары ифтар мәҗлесе узды.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Безнең районда