Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Лашманда колбаса цехы да булачак

Лашманда булачак мал сую пунк­ты төзелешендә эш җанланды. Аның мә­шәкатьләре артыннан йөрүче "Чирмешән" авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе Альфрит Хәйрисламов төзелеш өчен 10 миллион 743 мең сум күләмендә грант откан. Әлеге цехны быел ук, май аенда эшләтеп җибәрмәкчеләр. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша бирелгән шушы акча­га цех бинасын...

Лашманда булачак мал сую пунк­ты төзелешендә эш җанланды. Аның мә­шәкатьләре артыннан йөрүче "Чирмешән" авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе Альфрит Хәйрисламов төзелеш өчен 10 миллион 743 мең сум күләмендә грант откан. Әлеге цехны быел ук, май аенда эшләтеп җибәрмәкчеләр.

Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша бирелгән шушы акча­га цех бинасын сэнд­вич панель дигән материал белән тышларга да керештеләр. Мәгълүм булганча, ите сатуга китә торган маллар хәзер махсус урыннарда чалынырга тиеш. Бу максатта Лашманда шундый корылма төзелеше башланган иде.
Көздән аның каркасы җыелды. Альфрит Хәйрисламов әйтүенчә, сугым цехы-бойня 18 метрга 36 метр зурлыкта ясала. Анда көненә 15 баш мал чалырга һәм эшкәртергә мөмкин булачак икән. Киләчәктә биредә үк сменасына 1 тонна колбаса эшләнмәләре ясарлык җиһазлар да урнаш­тырмакчылар. Яшәүче эшмәкәренең моңа тәҗрибәсе бар, ул Әлмәттә шундый цехта эшләгән.
-Грант артыннан шак­тый йөрергә туры килде. Республи­каның крес­тьян-фер­мер ху­җалык­лары ассоциа­циясе бел­геч­ләре­нә рәх­мәт, язуларны әзер­ләш­теләр, бизнес-план тө­зүдә булыштылар, - ди Альфрит Хәйрисламов.
Грант акчасы мал сую цехын эшләтеп җи­бә­рер­гә җитәргә тиеш дип исәпли эшмәкәр. Колбаса эшләнмәләре цехына, дөрес, әле тагын өстәмә чыгымнар тотарга туры киләчәк.
-Эшне башлаганда миңа район башлыгы Фердинат Дәүләтшин нык ярдәм итте. Проект-смета документларын ясарга, төзелешне башларга район финанслата булышмаса, монда "боз кузгалмаган" булыр иде әле. Шулай күмәк көч белән конкрет төзелеш эшләренең башланганын күргәч, грантны да тизләттеләр. Ә ул акчаны кире кайтарырга түгел. Иң мөһиме - цех эшләп китсен, халык­ка файдасы булсын, диделәр, - ди Альфрит Хәйрисламов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мал чалу урыны колбаса цехы Лашман авылы