Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Лашман студентларының медальләре бар

Югары уку йортларында белем алучы егетләр-кызларны үзләре укыган мәктәпкә чакырып, аларга "Укудагы аерым уңышлары өчен" медальләре тапшырдылар. Баксаң, узган уку елында Лашман урта мәктәбен дүрт укучы медальгә тәмамлаган. Чыгарылыш кичәсенә бүләкләре әзер булмаганлыктан, аларны ияләренә бераз соңрак, 1 октябрьгә кадәр тапшыру шарты куелды. Үзара сөйләшкәннән, киңәшкәннән соң, уку алдынгыларын мәктәпнең...

Югары уку йортларында белем алучы егетләр-кызларны үзләре укыган мәктәпкә чакырып, аларга "Укудагы аерым уңышлары өчен" медальләре тапшырдылар.

Баксаң, узган уку елында Лашман урта мәктәбен дүрт укучы медальгә тәмамлаган. Чыгарылыш кичәсенә бүләкләре әзер булмаганлыктан, аларны ияләренә бераз соңрак, 1 октябрьгә кадәр тапшыру шарты куелды. Үзара сөйләшкәннән, киңәшкәннән соң, уку алдынгыларын мәктәпнең Чыршы бәйрәменә чакырырга булганнар. Кыш бабайны да күреп китәрләр, бүләкләрен дә шунда алырлар.
КФУның Алабуга филиалында химия, биология укытучысы һөнәрен үзләштерүче Рузилә Җиһаншина, киләчәктә чит телләр белгече булачак Миләүшә Мөбәракшина, Җир эшләре, кадастрлык эшен өйрәнүче Ирек Гыйниятуллин, физика-математика белгечлеген сайлаган Алия Закироваларның хәзер медальләре бар. Беренче медальләре.
Алиянең бу арада ыгы-зыгылы чагы: зачетлар бирә, ди, бәйрәмгә дә кайта алмаган. Шунлыктан, медальне аның әнисенә тапшырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лашман студент

2
X