Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кырык килограмм сөт бирүче сыерлар Чирмешәндә дә бар

Узган ел ахырында районга читтән кайтарылган таналар, бозаулагач, кырыгар литр сөт бирә башлаган. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, "кунак" сыерлардан көненә уртача 18-20 килограмм сөт савыла. "Лашман АГРОфирмасы"нда аларның тәүлегенә 40 килограмм сөт бирә торганнары бар. Район җитәкчелеге ярдәме белән ел ахырында Кади һәм Лашмандагы авыл хуҗалыгы...

Узган ел ахырында районга читтән кайтарылган таналар, бозаулагач, кырыгар литр сөт бирә башлаган.


Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, "кунак" сыерлардан көненә уртача 18-20 килограмм сөт савыла. "Лашман АГРОфирмасы"нда аларның тәүлегенә 40 килограмм сөт бирә торганнары бар.

Район җитәкчелеге ярдәме белән ел ахырында Кади һәм Лашмандагы авыл хуҗалыгы җәмгыятьләренә 456 баш әлеге буаз таналарны Балтачтан алып кайткан иделәр. Аларның төп өлеше январь, февраль айларында бозауларга тиеш. Әлегә Кадида - 48, Лашманда 41 баш бозау алганнар.

- Бозаулар исән-сау үсә. Аларның һәм сыерларның, асралу шартларын Казан белгечләре дә даими тикшереп тора. Хәзер безнең бурыч - "Балтач таналарыннан" яхшы нәсел алу,-ди "Лашман АГРО-фирмасы" җитәкчесе урынбасары Таһир Яруллин.

Яңа малларны Лашманның "Элмәле очы"ндагы фермасына урнаштырганнар. Инде бозаулаган сыерларны Гөлия Галимова сава.

- 40 килограмм диюләре ялган түгел. Чынлап та, араларыннан алты-җидесе көнгә дүртәр чиләк сөт бирде, - ди ул. - Бу сыерлар гәүдәгә зур (алып кайтканда бер тананың тереләй авырлыгы 670 килограмм ук булган - М.Г.), үрдәк кебек бертуктамый ашыйлар. Алларында азык гел булырга тиеш. Сыер шулай ашатсаң гына күп сөт бирә ул.

Гөлия әйтүенчә, әлеге малларга алты кило исәбеннән фураж салалар. Бер башка көненә пешерелгән бер чиләк солыны да "кунаклар" ялт иттереп куя икән. Сенаж, печән улакта гел бар. Бу көннәрдә Лашманда 1460 килограмм сөт савыла. Продукцияне литрын 19 сум 50 тиеннән Әлкидән көнаралаш килеп алып китәләр.

Бүген район хуҗалыклары көненә уртача алганда 6470 килограмм сөт сата (былтыр бу күрсәткеч 5959 килограмм иде). Бераз артым крестьян-фермер хуҗалыклары хисабына. Бер сыердан көнлек савым исә 7 килограмм чамасы. "Чирмешән АГРО", Кармыштагы "Гатин Д.М.", Кадидагы "Камалов Р.А" крестьян-фермер хуҗалыкларында бер сыердан уртача 10ар килограмм сөт савалар. Ә менә "Чирмешәнагрохезмәтләре"нең Бәркәтә бүлекчәсендә, "Алга" җәмгыятендә бу күрсәткеч 2-3 килограмм гына.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан сөт тапшыру