Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күтәмәнең алдынгы комбайнчылары ялга китәчәк (+ФОТО)

"КүтәмәАГРОфирмасы" җитәкчелеге урак йомгаклары буенча иң алдынгы ике комбайнчыны санаторийга юллама белән бүләкләмәкче. -Анысы көзгә инде, егетләрнең әлегә эше, күрәсез, кызу. Мактануым түгел, быел игеннәр искитмәле. Менә уҗым бодаеның гектарыннан, һич ялгансыз, 35-40 центнерлап уңыш чыкты. Басуларны яхшы ашладык, Ходай тәгалә вакытында яңгырын да бирде, - ди җәмгыять җитәкчесе Фәнүзә...

"КүтәмәАГРОфирмасы" җитәкчелеге урак йомгаклары буенча иң алдынгы ике комбайнчыны санаторийга юллама белән бүләкләмәкче.

-Анысы көзгә инде, егетләрнең әлегә эше, күрәсез, кызу. Мактануым түгел, быел игеннәр искитмәле. Менә уҗым бодаеның гектарыннан, һич ялгансыз, 35-40 центнерлап уңыш чыкты. Басуларны яхшы ашладык, Ходай тәгалә вакытында яңгырын да бирде, - ди җәмгыять җитәкчесе Фәнүзә Гобәйдуллина.
Чыннан да, хуҗалык басуларының кайберләрендә игеннәрнең биеклеге күкрәккә тиклем, башаклары да эре. Комбайнчылар Андрей Матягин, Николай Семайкин техникаларын әүвәл урман буендагы шундыйрак көзге уҗым бодае басуында сынады.
-Быел эшләргә дә кызык, бункер тиз тула. Теге коры еллардагы кебек түгел инде, - диләр Күтәмә егетләре.
Хуҗалыкта игеннәрне 2500 гектардан җыеп аласы. Моны өч комбайн: бер "Тукано", ике "Нью Холланд" белән җиңдермәкчеләр.
-Эш хакы түлә, ягулыгын, ашламасын ал, запчасть өчен араны өз... Карап торган бер икмәк акчасына бит бу. Шуның өчен ашлыкның һәр бөртеге кадерле безгә. Югалтулар булмасын дип, комбайннарны ашыктырмыйбыз. Бер тонна икмәгебез кырда калса, 5-10 мең сум акча югалтабыз дигән сүз, - ди Фәнүзә Гобәйдуллина.
Бу арада ындыр табагындагы ашханәдә көненә утызлап кешегә аш-су әзерләнә. Лашманнан йөреп эшләүче Валентина Сруртдинова, Кәүсәрия Сәлманова урактагыларны ит пәрәмәчләренә кадәр пешереп сыйлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: комбайнчы Күтәмә АГРОфирмасы урыпҗыю