Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Казанкалылар клублы булачак

Бу авылда апрель аенда төзелә башлаган күпфункцияле үзәктә төзелеш эшләре ахырына якынлаша. Әлеге бинаны төзүгә 9 миллион сум акча бирелгән. Биредә 100 урынга исәпләнгән клуб, фельдшер-акушерлык пункты һәм китапханә булачак. -Казаннан килгән осталар көнне-төнгә ялгап эшлиләр. Аларга авыл халкы да нык булыша, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе...

Бу авылда апрель аенда төзелә башлаган күпфункцияле үзәктә төзелеш эшләре ахырына якынлаша. Әлеге бинаны төзүгә 9 миллион сум акча бирелгән. Биредә 100 урынга исәпләнгән клуб, фельдшер-акушерлык пункты һәм китапханә булачак.


-Казаннан килгән осталар көнне-төнгә ялгап эшлиләр. Аларга авыл халкы да нык булыша, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева. - Иске клубны сүтеп, урынын өмә белән чистарттык.

Халыкка хезмәт итәчәк бинада эчке эшләр күп түгел. Тамаша залына утыргычлар һәм мебель кайткан, шторалар һәм сәхнә пәрдәләренә заказ бирелгән. Бинаның тирәсе дә төзекләндерелә, яңа койма тотыла. Мәдәният йорты янында наратлар да тамыр җибәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined