Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ивашкино фермеры Серендеев эшне озакка сузмый

Ивашкино авылы читендә үсүче "Солдат каены" (аның яныннан әле дә авылдашларын армиягә озаталар) янәшәсендәге кырда быел чәчкән арпа ямь-яшел үсентеләр җибәргән. Монда май башында җиргә салынган орлыклар мул яңгырларга да эләкте. -Быел җирләр бик йомшак, хәтта техника да сизә, авыррак бара. Шулай да көненә, ким дигәндә, мин 40 гектарлап мәйдан...

Ивашкино авылы читендә үсүче "Солдат каены" (аның яныннан әле дә авылдашларын армиягә озаталар) янәшәсендәге кырда быел чәчкән арпа ямь-яшел үсентеләр җибәргән. Монда май башында җиргә салынган орлыклар мул яңгырларга да эләкте.

-Быел җирләр бик йомшак, хәтта техника да сизә, авыррак бара. Шулай да көненә, ким дигәндә, мин 40 гектарлап мәйдан чәчәм, - ди 34 еллык стажлы механизатор Сергей Гаврилов. Аның МТЗ-82 тракторына икеләтелгән чәчү агрегаты тагылган.
ДТ-75 тракторында эшләүче Валерий Павловны да өлгер, уңган механизатор, диләр.
"Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыгында язын 1073 гектар мәйданда бөртеклеләр, азык культуралары чә­-чәргә ниятләгәннәр. Бүген Ивашкино игенчеләре кырларның соңгы гектарларын уза дисәң дә була. Шунысы куандыра, чәчелгәннәрнең байтагы, алда язылганча, шифалы яңгырларга эләккән. Монда көненә 100 гектарлап мәйданны чәчеп өлгерәләр.
Хуҗалык агрономы Петр Андреев әйтүенчә, техникалар иртәнге җидедән кичке җидегә чак­лы кырда. Чәчүчеләрне кырга килеп, көненә ике тапкыр ашату оештырылган. Техникаларны ягулыктан өзмәүләре дә эшне тоткарламый. Ашлама белән быел тыгызрак булса да, 35 тонналап запаслары бар әле. Һәм, иң мөһиме, хуҗалыкта эшләүчеләр айныкын-айга хезмәт хакы алып баралар.
Район буенча алганда, авыл хуҗалыгы предприятие­ләрендә әлегә бөртекле-кузаклылар 29242 гектарда чәчелгән (тиешленең 65 проценты).
Язгы кыр эшләре "КүтәмәАГРОфирмасы", "Сөлчә", "Камалов Р. Ә.", "Серендеев Н. И.", "Чирмешән АГРО", "Моляков В.А.", "Лениногорск агрофирмасы" хуҗалык­ларында инде ахырына якынлаша.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ивашкино авылы. фермеры Серендеев

2
X