Чирмешән районында уракка әзерлек бара
"Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыгында бу көннәрдә урып - җыюга әзерлек эшләрен төгәлләп киләләр.
-Быел бертекле культуралар 1308 гектар чамасы мәйданны били, - ди хуҗалык җитәкчесе Николай Серендеев. - Урып - җыю эшләрендә өч комбайн: "Нива", "Полесье", "Енисей" катнашачак. Комбайнчыларыбыз үзебезнекеләр. Александр Еферов, Василий Никифоров, Александр Иванов - тәҗрибәле, тырыш механизаторлар,...